Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.11.2024, 17:47

Татарстанда ВИЧ йоктыру очраклары кимегән

Инфекция йоктырган кешеләрнең 89 проценты дәвалана һәм тулы канлы тормыш алып бара

Татарстанда кеше иммунодефициты вирусы белән авыру күрсәткече Россиядәгедән ике мәртәбә кимрәк һәм 100 мең кешегә 386,4 тәшкил итә. Шул ук вакытта инфекция ТРның барлык муниципаль районнарында теркәлгән, ә Казанда һәм Чаллыда авырулар саны республика күрсәткеченнән югарырак. Бу хакта 1 декабрьдә узачак Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.

ВИЧ-инфекцияне ир-атларда ешрак ачыклыйлар

Хәзер Татарстанда 30,5 меңнән артык ВИЧ-инфекция очрагы исәпләнә, ә диспансер исәбендә 15 мең 837 кеше тора. Әмма кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең санитар сак бүлеге башлыгы урынбасары Луиза Борисова билгеләп үткәнчә, чынлыкта алар күбрәк. Кайберәүләр үзләрен авыру дип уйламый, тест узмый һәм алар сәламәт кешеләр өчен куркыныч булырга мөмкин.

Ел башыннан алып 10 ай эчендә республикада ВИЧ-инфекция йоктыруның 652 очрагы теркәлгән. Авыру күрсәткече 100 мең кешегә 16,3 тәшкил итте, бу 2023 елның шул ук чоры күрсәткеченнән 10% ка түбәнрәк. Әмма күрше төбәкләрдә вәзгыять алай ук яхшы түгел. Идел буе федераль округында коэффициент 100 мең кешегә 750,7 тәшкил итә. Читтән килгән кешеләр җирле халыкның инфекцияне йоктыру куркынычын арттыра.

«ВИЧ-инфекцияле затлар арасында ир-атлар күбрәк – 58,1%. Йоктыруның төп юлы – җенси юл. Агымдагы елда 85% шундый ысул белән инфекция йоктырган», – дип сөйләде Луиза Борисова.

Ешрак инфекция эләктерүне 35 яшьтән 55 яшькә кадәрге кешеләрдә ачыклыйлар. Быел авыру шундый яшьтәге кешеләрнең 63,7% ында ачыкланган. Шулай ук инфекцияле 50 яшьтән өлкәнрәк пациентлар саны арта башлады, мондый хәлләр 24,7% теркәлгән. Балалар һәм яшүсмерләрдә шулай ук авыру ачыклана – быел биш авыру очрагы теркәлгән. Тулаем алганда, Луиза Борисова билгеләп үткәнчә, яшьләр күбрәк хәбәрдар һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару яклы.

Инъекцион наркотиклар куллану аркасында инфекция йоктыручыларның өлеше кимегән. Шул рәвешле Татарстанда 14,7% кеше инфекция йоктырган, бу узган ел белән чагыштырганда 5% ка диярлек кимрәк. Шуңа да карамастан, бу категория элеккечә эпидемиологик вәзгыять үсеше куркынычы чыганагы булып кала.

Быел диспансерлаштыру вакытында 92 очрак ачыкланган

Куркыныч шунда, вирус озак вакыт үзен нинди дә булса үзенчәлекле симптомнар белән күрсәтми. Гадәттә авыру диагнозын хастаханәгә ятканда медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә куялар. Татарстанда диспансерлаштыру вакытында быел ВИЧ-инфекциянең 92 очрагы ачыкланган.

Луиза Борисова сөйләгәнчә, СПИД кешедән кешегә генә күчә. Бу сакланмаган җенси контактлар, инъекцион наркотиклар куллану, татуировкалар, пирсинг һәм стериль булмаган шартларда ясалган маникюр, энә белән кадалудан очраклы җәрәхәтләр аркасында булырга мөмкин. Кул кысышу, йөткерү, төчкерү, уртак ашханә приборлары куллану, черки тешләү һәм башка бөҗәкләр аша инфекция йоктыру мөмкин түгел.

Үзеңне саклау өчен ел саен ВИЧ-инфекциягә тест узарга кирәк. Нәтиҗәләр аноним һәм беркайда да әйтелми. Анализларны Татарстанның барлык муниципаль медицина учреждениеләрендә, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәгендә тапшырырга мөмкин. Казанда төрле акцияләр үткәрелә, алар ярдәмендә бушлай экспресс-тест узарга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, 1 декабрьдә Бауман урамында мобиль пункт булачак, анда үзеңнең ВИЧ-статусыңны бушлай белергә мөмкин.

«Әгәр дә куркыныч вәзгыять инде булган икән, нишләргә? Тикшерү һәм профилактика узу өчен шунда ук СПИДка каршы көрәш үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. «Серонегатив тәрәзә» дигән төшенчә бар. Бу ВИЧ йоктыру һәм аны ачыклау мөмкинлеге арасындагы вакыт, ул гадәттә өч айга якын вакытны тәшкил итә», – дип уртаклашты спикер. Бу вакыт аралыгында антитәнчекләр гадәттә табылмый, ләкин кеше инде зарарланган һәм авыруны тагын кемгәдер тапшырырга мөмкин. Рисклы вакыйгадан соң 3–6 ай вакыт узгач, кабат тикшерү узарга кирәк.

Үз чиратында СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш буенча республика үзәгенең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Айрат Бешимов ВИЧ-инфекцияле кеше белән элемтәгә кергәннән соң 72 сәгать вакыт бар, ул вакытта пациентка бер айга вируска каршы дәвалау билгеләргә һәм шуның белән аны куркынычсыз итәргә мөмкин, дип сөйләде.

ВИЧ йоктырмас өчен шикле матурлык салоннарыннан бармаска, медицина инструментларын стерильләштерүгә игътибар итәргә, саклану чараларыннан башка җенси мөнәсәбәтләргә кермәскә, шәхси гигиена предметларын гына кулланырга һәм инъекцион наркотиклар кулланмаска кирәк.

Спикерлар искә төшергәнчә, ВИЧ-инфекция – үлемгә китерүче авыру түгел. Татарстанда авыруны профилактикалау буенча комплекслы эш алып барыла, хәзер авыручыларның 89% ы дәвалана һәм тулы канлы тормыш алып бара.

6 декабрьгә кадәр Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында кайнар линия эшли. Сорауларыгызны +7(843)238-21-74 (эш көннәрендә); +7(843)238-98-54 (ял көннәрендә) телефоннары буенча бирергә була.

Барлык яңалыклар