Республика предприятиеләрендә вакансияләр саны 40 меңгә якын.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль, Алинә Бережная). Татарстанда эшсезлек үсеше темплары кими. Әгәр апрельнең соңгы ункөнлегендә эшсезлек статусын атна саен 15 мең кеше алган булса, июльнең соңгы 2 атнасында үсеш атнасына 3 меңнән азрак кеше тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
Уңай күрсәткечләргә карамастан, республика хезмәт базарындагы вәзгыять киеренке булып кала бирә. 2020 ел башыннан халыкның мәшгульлек хезмәте органнарында теркәлгән эшсезләр саны 6,8 тапкырга арткан һәм бүгенге көнгә 74 мең 755 кеше тәшкил итә. 2020 ел башында әлеге күрсәткеч 10,9 мең булган. Шул ук вакытта, Эльмира Зарипова белдергәнчә, коронавирус пандемиясе вакытында учетка баскан эшсезләрнең 40 проценты элек рәсми рәвештә эшкә урнашмаган булган - алар күләме 4 мең 500 сум тәшкил иткән эшсезлек буенча минималь пособиегә генә дәгъва итә ала.
Предприятиеләрдә буш урыннар саны бүгенге көндә 40 мең тәшкил итә. 42%-ка якын вакансияләр җитештерүгә, 13% - төзелешкә, 6% - консалдинг һәм транспортка, 4%-ы - мәгариф һәм сәламәтлек саклауга туры килә.
Хезмәт базарында иң ихтыяҗлы һөнәрләр булып монтажчы, бетончы, ташчы, автомобиль йөртүче, штукатур, полиция хезмәткәре, кондуктор, пешекче, җыештыручы һәм башкалар тора.
«Тәкъдимнәр өлешендә вакансияләр базары көннән-көн арта бара. Нигездә бөтенләй тукталмаган тармаклар бар: төзелеш, авыл хуҗалыгы, сәнәгать җитештерүе», - дип билгеләп үтте Э.Зарипова. Ул шулай ук Татарстанның кризиска кадәрге дәрәҗәдә эшсезлеккә кайтуын агымдагы ел ахырына көтәргә мөмкин, дип өстәде.