В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда һәм аның башкаласында мәктәп балалары учреждениеләре эшен дәвам итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы март). Татарстанда язгы мәктәп каникуллары, коронавирусның тиз таралуын булдырмас өчен, 12-нче апрельгә кадәр озайтылды. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары, инфекция таралуга каршы көрәш буенча республика штабы башлыгы Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
«Моның хәзерге шартларда мөһим чара булуын аңлыйбыз, - дип билгеләп үтте Л.Фазлыева. - Өстәмә белем бирүнең барлык учреждениеләре: спорт мәктәпләре, ял итү учреждениеләре, барлык ведомстволарның сәнгать мәктәпләре шулай ук 12-нче апрельгә кадәр эшләмиячәк».
Татарстанда һәм аның башкаласында мәктәп балалары учреждениеләре эшен дәвам итәчәк, дип өстәде ул.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр каникуллар 19-нчы марттан 31-нче мартка кадәр дәвам итәргә тиеш иде.