В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Рөхсәтне махсус порталда шәхси кабинет аша гына рәсмиләштерергә мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель). Татарстанда үзмәшгульләр үзләренең һөнәри эшчәнлекләрен гамәлгә ашыру өчен цифрлы пропуск ала алачак. Өстәмә максатлар системага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча өстәлде.
Шулай итеп, үзизоляция режимы вакытында үзмәшгульләр, курьер илтеп тапшыруына(әгәр үз продукцияңне тапшырырга кирәк булса яисә гражданин курьер булып эшләсә); җитештерү бинасына баруга; материаллар яки чимал сатып алуга һәм такси хезмәтләре күрсәтүгә (әгәр үзмәшгуль таксист булып эшләсә) рөхсәт алып, өйдән чыга алалар.
Бу очракларда рөхсәтне ИНН күрсәтеп, цифрлы пропусклар порталында шәхси кабинет аша гына алырга мөмкин. Төп шарт - 2019 яки 2020 елда бер генә тапкыр булса да түләнгән һөнәри салымның булуы. Пропусклар 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли, дип хәбәр итә ТР цифрлар министрлыгының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 30-нчы марттан Татарстанда барлык кешеләр өчен дә үзизоляция режимы кертелде. ТР Хөкүмәте бу чорда хәрәкәт итүгә махсус рөхсәт бирү тәртибен билгеләде. Шушы көннәрдә берничә цифрлы пропускны бирү тәртибенә үзгәрешләр кертелде, шулай ук яңа, унынчы максат - КФҮ бару - барлыкка килде.
Республика халкы бердәм кайнар линия номеры буенча пропуск алуга бәйле үз сорауларын бирә ала: +7(800)250-90-33.