Нәтиҗәне шунда ук белергә мөмкин булачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь, Алинә Бережная). 25-нче октябрьдән Татарстанда COVID-19 кузгатучыга антигенны ачыклау өчен экспресс-тест куллана башлау планлаштырыла. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.
Антигенга экспресс-тест 20 минутлык анализдан гыйбарәт. Шул ук вакытта тест нәтиҗәсен урында ук белергә мөмкин булачак.
Табиблар тестның бу төрен өйдә дә, стационарда да кулланачак, дип аңлатты Альмир Абашев. «Әлеге метод хупланды һәм куллануга тәкъдим ителде. Тик тискәре нәтиҗәдә ПЦР-тест үткәрү зарурлыгы да юк түгел. Нәтиҗә уңай булса, без аны шунда ук нигез итеп алачакбыз», – дип өстәде спикер.
Тулаем алганда, республикада коронавируска тестлар саны артты, дип билгеләп үтте ТР Баш санитар табибы Марина Патяшина. Узган тәүлектә Татарстанда ПЦР методы белән 9 меңнән артык тикшерү уздырылган.