Аларның яртысыннан артыгы башка төбәкләргә яки илләргә бару белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
«Кызамык буенча хәл киеренке булып кала. Халыкны кисәтәсем килә: ике меңнән артык контакт теркәлгәнен күрәсез, табибларга аларның барысының да вакцинация булу-булмавын тикшерергә кирәк. Медицина хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтүне, прививка турында мәгълүмат бирүне сорыйбыз. Әгәр андый мәгълүмат юк икән, яисә сез прививка ясатмагансыз икән – вакцинацияләнергә ашыгыгыз», – диде Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Исегезгә төшерәбез, кискен вируслы авыру һава-тамчы юлы белән йога һәм югары тән температурасы, интоксикация, ютәл, томау, конъюнктивит һәм тәндәге тимгелләр белән үтә. Ул авыр өзлегүләр белән куркыныч, мәсәлән, көзән җыеру, баш мие яки үпкә ялкынсынуы булырга мөмкин.
Юлия Летникова