Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.04.2020, 18:05

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы эпидемиологик вәзгыять яхшырганчыга кадәр дәвам итәчәк

Республикада коронавирус инфекциясен йоктыруның 25 очрагы расланды, авыру йоктыручыларның уртача яше - 20-дән 46 яшькә кадәр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче апрель, Алинә Бережная). Татарстан территориясендә үз-үзеңне изоляцияләү режимы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне яхшыртуга кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта бүген Хакимият Йортында чираттан тыш узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Авырулар санының иң югары ноктасына кадәр барып җитмәдек, эпидемиологик хәлнең яхшыруы турында сөйләшергә иртәрәк»

Татарстанда экологик торыш катлаулы булып кала бирә, дип белдерде Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина. Узган тәүлектә Татарстанда COVID-2019 йоктыруның 6 яңа очрагы ачыкланды. Авыручыларның барысы да Европа илләреннән килгән, пациентлар табиблар күзәтүе астында. Моннан тыш, чит илдән килгән 6829 кеше табиблар контроле астында. «Бүгенгә бездә 25 расланган очрак бар. Шул исәптән читтән алып кергән 21 очрак һәм 4 очрак - контактлы. 25 авыруның 6-сында симптомнар булмаган, - дип сөйләде М.Патяшина. - Бер симптомсыз йөртүчедән бер гражданинга йоккан. Әгәр дә инфекциянең клиник чагылышлары бар икән, кимендә өч зат йоктырачак. Авыручы кешеләрнең уртача яше 20-дән алып 46 яшькә кадәр».

Бүгенге көндә республикада кыска вакытта инфекцияне ачыклау өчен тәүлегенә 1,5 мең тикшерү уздыру мөмкинлеге бар, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе. Бүгенгә 12,5 мең тикшерү үткәрелгән. «Республикада даими рәвештә яңа очраклар теркәлә, әмма авырулар пигына без әлегә барып җитмәдек. Эпидемологик хәлнең яхшыруы турында сөйләргә иртәрәк, бер атна эчендә авыруларның артуы яки кимүе күрсәткеч булачак», - дип белдерде М.Патяшина.

«Татарстанда кертелгән чикләү чараларының барысы да гражданнарның сәламәтлеген саклау өчен дә, яңа коронавирус инфекциясенең таралу темпларын киметү өчен дә мөһим», - дип өстәде ул.

Балалар бакчаларында кизү группалар эшли, мәктәпләр 6-нчы апрельдән дистанцион белем бирә башлый

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева коронавирус инфекциясенең таралуына каршы тору чаралары турында сөйләде. Ул РФ Президенты Владимир Путинның указы турында искә төшерде, аның нигезендә Россиядә эшләми торган көннәр режимы 30-нчы апрельгә кадәр озайтылды.

Татарстан территориясендә сәүдә өлкәсендә система барлыкка китерә торган предприятиеләрнең эшчәнлеге туктатылды. 100 кв.м мәйданлы сәүдә комплекслары һәм кибетләр эше кебек үк. Азык-төлек кибетләре һәм даруханәләр үз эшчәнлеген дәвам итә. «Халык куллана торган товарларны, азык-төлек продуктларын, товарларның сәнәгать линейкасын сатучы кибетләрнең эше, сәүдә ноктасының мәйданы - 100 кв. метрга кадәр булса, рөхсәт ителә», - диде Л.Фазлыева. Шулай ук республикада төзелеш тармагы үз эшчәнлеген дәвам итә.

Шул ук вакытта, үз чиратында, Татарстан Республикасы буенча Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе билгеләп үткәнчә, эшне дәвам итүче предприятиеләрдә санитария нормаларын үтәү мөһим. Аның сүзләренә караганда, предприятиенең һәр хезмәткәре, эшкә килгәч, һичшиксез температурасын үлчәргә тиеш, барлык хезмәткәрләр арасындагы дистанция 1,5 метрдан да ким булмаска тиеш. Шулай ук битлекләр киеп йөрергә тәкъдим ителә, аларны һәр өч сәгать саен алыштырырга кирәк. Предприятиеләргә мөмкин булганча хезмәткәрләр өчен транспорт оештырырга кирәк. Төп кагыйдәләр арасында - биналарны даими җилләтү һәм бактерицид нурланыш ярдәмендә һаваны зарарсызландыру.

Республикада балалар бакчалары да эшли, аларда тормышны тәэмин итү өлкәсендә эшли һәм эшен калдыра алмый торган әти-әниләрнең балалары йөри торган дежур төркемнәр булдырылган.

Брифингта шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика Хөкүмәтенә балалар бакчаларында эшләми торган көннәр вакытында абонент түләвен гамәлдән чыгарырга йөкләве турында хәбәр ителде. Инде абонент түләве кертергә өлгергәннәрнең барысына да яңадан исәпләү үткәреләчәк, дип хәбәр ителә республика башлыгының Instagram-аккаунтында.

Укучыларга килгәндә, Л.Фазлыева сөйләгәнчә, алар 6-нчы апрельдән дистанцион белем алуга күчәчәк.

«Мин тагын бер тапкыр республика халкына җиткерергә телим, республикада чикләү чаралары эпидемиологик хәлнең яхшыруы теркәлгәнче дәвам итәчәк. Республика территориясендә предприятиеләрнең бөтен эшчәнлеге санитар-эпидемиологик режимны һәм  Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең барлык таләпләрен үтәгән очракта гына гамәлгә ашырыла», - дип белдерде Л.Фазлыева.

Чит илдән кайтканнарга һәм изоляцияне үтәмәүчеләргә карата 42 беркетмә төзелгән

Марина Патяшина республикада үзизоляция режимын бозу очраклары теркәлгән, дип сөйләде. 42 беркетмә чит илдән кайткан һәм изоляцияне үтәмәгән затларга карата төзелгән.

ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева искәрткәнчә, республикада үзизоляция режимы чорында хәрәкәт итү өчен смс-хәбәрләр ярдәмендә махсус пропусклар рәсмиләштерү системасы эшли.

Хәзер үзизоляция урынын 1 сәгатькә калдырып китәргә мөмкин, бу вакытны арттыру турындагы мәсьәлә карала. «Һәрберебез өчен үз-үзен изоляцияләү режимы бик катлаулы, һәм безнең аны ничек саклавыбыз статистикабызда, очраклар санында чагыла», - дип йомгаклады Л.Фазлыева.

Барлык яңалыклар