20 ноябрьгә республикада 23 мең 510 ВИЧ-инфекция очрагы теркәлгән, шул исәптән 14 яшькә кадәрге балалар арасында 142 очрак.
(Казан шәһәре KZN.RU 29-нчы ноябрь). 8 декабрьгә кадәр Татарстанда 1 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган кайнар линия эшли.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе белгечләренә түбәндәге телефоннар буенча сораулар бирергә мөмкин: 8 (843) 238-53-68 (эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр), 8 (843) 238-98-54 (ял көннәрендә 9.00 дән 17.00 гә кадәр).
Быел Халыкара СПИДка каршы көрәш көне "Үз ВИЧ-статусыңны бел" лозунгы астында үткәрелә. Бу дата ел саен дөнья җәмәгатьчелеген ВИЧ-инфекция турында истә тотарга гына түгел, ә бу чирне йөртүче кешеләргә түземле булырга, ВИЧ белән яшәүче затларны дискриминацияләүгә юл куймаска да чакыра.
20 ноябрьгә республикада 23 мең 510 ВИЧ-инфекция очрагы теркәлгән, шул исәптән 14 яшькә кадәрге балалар арасында 142 очрак. Диспансер исәбендә ВИЧ белән яшәүче 13 мең 562 кеше тора. ВИЧ-инфекцияләнүчеләрнең 30 процентка якыны - хатын-кызлар, дип хәбәр ителә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе сайтында.