Республикада яшәүчеләргә РФ Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре консультация бирә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март). 26 мартка кадәр Татарстанда кулланучылар хокукларын яклау буенча Бөтенроссия кайнар линия. Ул ел саен 15 мартта үтә торган Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне алдыннан оештырылган.
Республикада яшәүчеләргә товар һәм хезмәт алу, шул исәптән интернет аша да, төрле хәлләрдә үз хокукларыңны яклау сораулары буенча РФ Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре консультация бирә. Мөрәҗәгатьләр эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр 8 (917) 224-87-94 кайнар линия телефоны аша кабул ителә.
Кулланучылар ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең консультацияләр үзәгенә (843) 221-90-16 телефоны аша шалтырата ала.
15 марттан 13.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр РФ Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре Авангард ур., 74 адресы буенча кабул итәләр, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.