В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халык сорауларына Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе экспертлары җавап бирә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче апрель). Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе кайнар линияне эшләтеп җибәрде. Казанлылар күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алуны туктатып тору мәсьәләләре буенча киңәшләшә ала.
Республика һәм аның башкаласында яшәүчеләрнең сорауларына Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе экспертлары Галина Гончарова һәм Энҗе Мөхәммәтгалиева җавап бирә. Шалтыратулар көн саен 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр тәнәфес) +7(843)255-25-71 телефоны аша кабул ителә, дип хәбәр итә идарәнең матбугат хезмәте.