В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикалылар сорауларына Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август). Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең балалар товарлары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча кайнар линиясе 4 сентябрьгә кадәр эшләячәк.
Республикалылар балалар киемнәре, аяк киемнәре, мәктәп формасы, уенчыклар, канцелярия товарлары, балалар азык-төлеге сыйфаты куркынычсызлыгы, шулай ук әлеге товарларга куелган норматив гигиена таләпләре буенча сораулар бирә алачак.
Шалтыратулар Кулланучылар өчен консультация үзәгенең кайнар линиясенә (843) 221 90 16 телефоны буенча көн саен 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә (ял һәм бәйрәм көннәреннән кала, 12.00-13.00 – төшке аш вакыты).
Шулай ук Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә 273-15-83 номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Шалтыратулар кабул итү вакыты: дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, җомга 10.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә кадәр, 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр – төшке аш вакыты, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.