Анда 35 илдән 200-дән артык көрәшче катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь). 21-23-нче июнь көннәрендә Татарстанда көрәш буенча дөнья чемпионаты узачак, ул быел беренче тапкыр 17-18 яшьлек егетләр арасында дөнья беренчелеге белән берлектә узачак. Анда 35 илдән 200-дән артык көрәшче катнашачак.
Ярышлар барышында ир-атлар һәм егетләр арасында 9 комплект бүләк уйнатылачак. Чемпионатның башлангыч турнирлары Казанда Идел буе спорт академиясе базасында узачак, ә ир-атлар арасында финал ярышлары 23-нче июньдә Саба районының Миңгәр авылында узачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Ярышлар җәдвәле белән сайтта танышырга мөмкин.