В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәшгульлек органнары туры килердәй вакансияләрне эзли башласын өчен «Россиядә эш» порталында гариза һәм резюме тутырырга кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель). Татарстанда эш эзләүче кешеләр өчен төркемле онлайн-консультацияләр уздырыла. Республиканың мәшгульлек үзәкләре дистанцион эш режимына күчтеләр, шуңа күрә дәресләр вебинарлар форматында уза.
Якын араларда Казан халкын эш белән тәэмин итү үзәге түбәндәнге темаларга вебинарлар сериясе уздырачак: «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренең эш тәртибе һәм «Россиядә эш» порталы мөмкинлекләре», «Гражданнар белән дистанцион эш тәртибе», «Россиядә эш» вакансияләрнең гомумроссия базасы» мәгълүмат-аналитика системасында эшләү тәртибе» һәм башкалар. Барлык вебинарларның җентекле расписаниесе белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, республика халкы эшсез калу сыйфатында исәпкә басу өчен гариза бирә һәм «Россиядә эш» порталы аша онлайн режимда эшсезлек буенча пособие рәсмиләштерә ала. Мәшгульлек органнары туры килердәй вакансияләрне эзли башласын өчен, гаризаны һәм резюмены шул ук сайтта тутырырга кирәк.
Тәкъдимнәр булган очракта, вакансияләр эзләүченең шәхси кабинетына киләчәк, анда ул үзен кызыксындырган тәкъдимгә җавап бирә алачак, ә эш бирүче үз чиратында резюме белән танышачак, эшкә яки әңгәмәгә чакырачак. 11-нче көннән дә соңга калмыйча, әгәр шул вакыт эчендә ул эшкә урнаша алмаган булса, эш эзләүчегә пособие билгеләнәчәк, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.