Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.01.2020, 09:00

Татарстанда Кытайдан килгән 2 мең 818 авиапассажир тикшерелде – коронавирус очраклары ачыкланмады

Республикада эпидемиологик вәзгыятьне мониторинглау максатыннан, Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча махсус комиссия төзеләчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче гыйнвар). Татарстанга коронавирус кертүне кисәтү буенча барлык кирәкле чараларны күрергә кирәк. Бу хакта кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының санитар-эпидемияләргә каршы комиссиясе утырышында Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр итте. Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

27 гыйнвардан Татарстаннан Кытай Халык Республикасына очышлар ябылды

Кытай Халык Республикасының Сәламәтлек саклау дәүләт комиссиясе мәгълүматларына караганда, 30-нчы гыйнварга коронавирус инфекциясе нәтиҗәсендә килеп чыккан авыруларның 7 мең 711 очрагы теркәлгән. Тәүлек эчендә авыручылар санының артуы 29% тәшкил итте, үлем белән тәмамланган очраклар – 2%. 15 илгә яңа вирус үтеп керүнең 74 очрагы расланды.

«Татарстан Республикасына Кытайның Санья шәһәреннән туры рейс бар. 27-нче гыйнвардан Кытай Халык Республикасына очулар тыела. Россия туристларының кайтуы 31-нче гыйнварда һәм 3-нче февральдә көтелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, ситуациягә мониторинг ясау өчен, ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлеева җитәкчелегендә махсус комиссия төзеләчәк», - диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

209 рейс, шул исәптән Кытайдан килгән 8 самолет тикшерелде

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткәнчә, чит ил аша үткәрү пунктларында Татарстанның ике аэропортында килүче затларны стационар һәм күчереп йөртелә торган тепловизион җиһазлар кулланып икеләтә контрольдә тоту үткәрелә. 209 рейс тикшерелде, шул исәптән 8 Кытай самолеты. 35 мең пассажир һәм экипаж әгъзасы тикшерелде, шуларның 2 мең 818-е Кытай Халык Республикасыннан килгән. Пассажирларга килүләреннән соң ике атна дәвамында температура күтәрелү, катараль күренешләр (шеш, ялкынсыну, лайлалы тышчалар гиперемиясе) барлыкка килү очракларында, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү кирәклеге турында хәбәр итәләр.

«Без Кытайдан килгән һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән көчле респиратор йогышлы авырулар симптомнары булган барлык гражданнарны карыйбыз. Кирәк булганда, аларны хастаханәгә салалар һәм лаборатор рәвештә коронавируска тикшерәләр. Медицина ярдәме сорап 24 кеше мөрәҗәгать итте. Алар арасында коронавирус очраклары ачыкланмады», - дип билгеләде Л.Авдонина.

Вирус ачыкланган очракта Казан һәм Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәләрендә ярдәм күрсәтеләчәк

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр иткәнчә, яңа вирус ачыкланган очракта беренче этапта Казан һәм Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәләрендә медицина ярдәме күрсәтеләчәк. 1-нче февральдән Казанның 11-нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең һәм Тукай клиник хастаханәсенең профилен үзгәртү планлаштырыла. «Йогышлы авырулар клиникаларында 919 урын бар. Кирәк булган очракта, 68 медицина оешмасында өстәмә рәвештә 3 мең 831 урын әзерләнәчәк», - диде министр.

Спикер барлык кирәкле дару чараларының һәм медицина битлекләренең барлыгына игътибар итте. «Ажиотаж булдырмас өчен, бездә медицина битлекләренең җитәрлек булуына ышандырырга телим. Аларны даруханәләрдә сатып алырга була», - диде М.Садыйков.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы 31-нче гыйнварда Казан аэропортына Кытайдан борт килүен искә төшерде. Пассажирларны тикшерү уздырылачак, махсус костюмнардагы белгечләрне эшкә җәлеп итәчәкләр.

«Медицина оешмаларында эпидемиягә каршы катгый режим урнаштырырга кирәк»

Рөстәм Нигъмәтуллин гражданнарга куркыныч вирус керү куркынычы белән бәйле рәвештә пассажирларны тикшерүнең күбрәк вакыт алачагы турында алдан хәбәр итәргә кушты. «Кешеләр курыкмасын өчен, аларга алдан хәбәр итегез. Моның кирәкле процедура булуын аңлатыгыз, аны узарга кирәк, һәм бу вакыт таләп итә», - диде ул.

Спикер игътибарны эпидемиягә каршы профилактик һәм оештыру чараларының республика планын тайпылышсыз үтәү кирәклегенә юнәлтте. «Медицина оешмаларында эпидемиягә каршы катгый режим урнаштырырга кирәк. Сәламәтлек саклау учреждениеләрен үзгәртеп коруга әзерлеккә, медицина оешмаларында дәвалау һәм дезинфекция чаралары запасларын булдыруга һәм аларга ярдәм итүгә, даруханәләрдә вируска каршы препаратлар запасларын хәзерләүгә игътибар итәргә кирәк», - дип ассызыклады ул.

Моннан тыш, Р.Нигъмәтуллин туроператорлар белән хезмәттәшлек итәргә чакырды, ул билгеләгәнчә, Кытай студентларының Татарстанга укырга кайтуы көтелә, дип хәбәр ителә ТР Хөкүмәте порталында.

Барлык яңалыклар