В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Теләге булган һәркем гуманитар йөк формалаштыру өчен акча күчерә ала
Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте
ТР мөселманнары Диния нәзарәте төбәкнең мобилизацияләнгән кешеләренә ярдәм итү йөзеннән «РамаZан посылкасы» акциясен оештыра. Гуманитар йөкне хәрби хәрәкәтләр зонасына изге Рамазан ае тәмамланганнан соң китерәчәкләр.
Акциягә теләгән һәркем кушыла ала – моның өчен гуманитар йөк формалаштыруга юнәлдереләчәк акчаларны күчерергә кирәк. Реквизитлар сылтама буенча урнаштырылган, акча җыюны «Зәкят» хәйрия фонды оештыра.
Луганск Халык Республикасы юнәлешендә урнашкан хәрби бүлекчә гуманитар йөкнең бишенче партиясен алды. «Соңгы хезмәт командировкасы мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә башкарылды. Хәрби частьның 90% ы Татарстан солдатларыннан тора, алар арасында дин тотучы мөселманнар да бар», – дип җиткерелә ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәбәрендә.
Гуманитар йөкне җибәрү белән бәйле сорауларны +7(843)225-33-22 телефоны буенча бирергә мөмкин.