В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Халык контроле» сервисы ярдәмендә катнашырга мөмкин.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). Казанлылар республика халкын татар телендәге элмә такталарда һәм мәгълүмати табличкаларда хаталарны ачыклауга җәлеп итү конкурсына кушыла ала. 1-нче февральдән 1-нче сентябрьгә кадәр уза торган конкурста дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән Татарстан халкы катнаша ала.
Конкурста катнашу өчен смартфонга ТР Дәүләт мәгълүмат системасының «Халык контроле» мобиль кушымтасын урнаштырырга, ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр системасының «Халык контроле» мобиль кушымтасына (яки Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү сайтының ТР Дәүләт мәгълүмат системасының «Халык контроле» бүлегендә) авторизацияләнергә ,, «Исем һәм язулардагы хаталар» категориясен сайларга кирәк. Шуннан соң хаталары булган тулы элмә такталар турында фотоматериаллар белән хәбәрнамә җибәрергә кирәк. Элмә такталардан тыш, бу шулай ук мәгълүмат табличкасы, топографик тасвирлама, республика территориясендә торак йортларның юл күрсәткече яки аншлагы булырга мөмкин. Фотода табличканың нинди оешманыкы булуы күренергә тиеш. Моннан тыш, ул нинди адрес буенча урнаштырылган, шуны күрсәтергә кирәк.
Дәүләт хезмәтләре порталы һәм кушымтадан тыш, хата турында, хатка фотоматериалларны да кушып, язма рәвештә хәбәр итәргә мөмкин. Мөрәҗәгатьне ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына iyali.anrt@mail.ru электрон адресына яисә түбәндәге адрес буенча җибәрергә була: 420111, Казан, Карл Маркс урамы, 12.
Конкурс йомгаклары буенча оештыручылар «Халык контроле»ндә урнаштырылган хәбәрнамәләрдә иң күп фотоматериаллар җибәргән 10 җиңүчене билгеләячәк. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы агымдагы елның дүртенче кварталында узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Конкурс татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссия инициативасы белән үткәрелә. Аның төп максаты – татар телен саклап калу һәм популярлаштыру, республика халкының игътибарын элмә такталарда, мәгълүмати табличкаларда, топографик тамгаларда, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның аншлагларында татар телендәге хаталар һәм язулар проблемасына җәлеп итү.