В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
10-15 нче гыйнварда Татарстан Республикасында аномаль салкын һава торышы сакланачак
Фото: Денис Гордийко
Һаваның минималь температурасы нигездә -23..-28 градус тәшкил итәчәк. Урыны белән 11 нче гыйнварда термометр баганасы -33 градуска кадәр төшәчәк. Көндезге максималь температура, 10-15 нче гыйнварда, -16..-21 градус дәрәҗәсендә булыр дип көтелә.
Бүген төнлә Казанда аязучан болытлы һәм явым-төшемсез булачак. Температура -21..-23 градус дәрәҗәсендә торачак, ә аязганда -26 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез термометр баганасы -19..-21 градустан югары күтәрелмәячәк. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.
Элегрәк республикада 4-9 нчы гыйнварда аномаль салкыннар сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителгән иде.
Республикада 10 нчы гыйнвар төнендә азрак кар сакланачак, көндез явым-төшем булмаячак. Төнлә һәм иртән -21..-26 градус көтелә, аязганда -30 градуска кадәр, көндез -18 градустан -23 градуска кадәр булачак.
11 нче гыйнварда Татарстанның көнбатышында синоптиклар кар, буран һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил фаразлый. Төнлә һава температурасы -24..-29 градус, аязганда -34 градуска кадәр төшәчәк. Синоптиклар көндез -14..-19 градус вәгъдә итәләр. Көнчыгышта -22 градуска кадәр булачак.
Җомга көнне, 12 нче гыйнварда, кар, буран һәм җил булачак, юлларда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин. Төнлә температура -16..-21 градус тәшкил итәчәк, көндез -10 нан -15 градуска кадәр булачак.
Беренче ял көнендә, 13 нче гыйнварда, термометр баганалары -22..-27 градус күрсәтәчәк, аязганда -30 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -18 дән -23 градуска кадәр җылыта.
Көчле җил белән түбән һава температурасы өшүгә һәм туңуга китерергә мөмкин, дип кисәтә ТР Гидрометүзәге.