Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.05.2020, 14:13

Татарстанда яшәүчеләрдән өстәмә гаризаларсыз берничә социаль пособие буенча түләүләр озайтылды

Пенсия түләүләренең күпчелеге 30-нчы июньгә кадәр читтән торып билгеләнә һәм Пенсия фондына шәхси визит таләп ителми.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май). Татарстанда кайбер пенсияләрнең һәм пособиеләрнең билгеләнүе гадиләштерелде һәм проактив режимда (гражданнарның гаризаларыннан башка) түләүләр озайтылды. Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге эпидемиологик вәзгыять аркасында шундый чаралар кертте.

Пенсиянең шәхси кабинет аша дистанцион билгеләнүе

Күпчелек пенсияләр Пенсия фонды сайтында һәм РФ Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша бирелә торган электрон гаризалар буенча рәсмиләштерелә. Мондый мөрәҗәгатьләрнең өлеше 70%-тан артык. Аларның күбесе буенча пенсия кеше ризалыгы белән, эш бирүчеләр тарафыннан фондка тапшырылган мәгълүматлар нигезендә дистанцион рәвештә билгеләнә.

Булачак пенсионерларның стажы һәм хезмәт хакы, шулай ук пенсия билгеләгәндә исәпкә алына торган иминиятләштерелмәгән чорлар турында шәхси счетларына мәгълүматны алдан ук Пенсия фондының территориаль органнары җыя. Шуңа бәйле рәвештә 1-нче апрельдән 30-нчы июньгә кадәр пенсия түләүләренең күпчелеге читтән торып билгеләнә һәм Россия Пенсия фондына шәхси визитны таләп итми.

Пенсиянең телефон аша дистанцион билгеләнеше

Әгәр кешенең пенсия билгеләү турында электрон гариза бирү мөмкинлеге булмаса, Россия Пенсия фондының территориаль органнары аның белән телефоннан элемтәгә керә һәм пенсия рәсмиләштерүгә ризалык ала, бу махсус актта чагылыш таба. Әлеге документ нигезендә пенсия билгеләү турында гариза төзелә.

Инвалидларга пенсия билгеләү һәм озайту

Инвалидлыгы булган кешеләргә пенсияләрнең барлык төрләре һәм кайбер социаль түләүләр Инвалидлар федераль реестры мәгълүматлары буенча Пенсия фонды тарафыннан билгеләнә. Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать иткәндә, инвалидка гариза бирү дә җитә, калган барлык мәгълүматларны фонд реестрдан ала. Шул ук вакытта кеше электрон гариза да җибәрә ала һәм, шәхсән мөрәҗәгать итмичә, түләүне тулысынча дистанцион рәвештә рәсмиләштерергә мөмкин.

2020 елның 1-нче октябренә кадәр инвалидлыкны билгеләүнең вакытлы тәртибе гамәлдә була, аның нигезендә рәсмиләштерү процедурасы медико-социаль экспертиза бюросына бармыйча, бары тик медицина документлары нигезендә генә башкарыла. Инвалидлыкны озайту шулай ук читтән торып башкарыла. Тикшерү нәтиҗәләре буенча инвалидлык билгеләнгән дата килеп җиткәндә, аның срогы, пенсиягә хокук һәм башка түләүләр кебек үк, автомат рәвештә ярты елга озайтыла.

Төньякта яшәүчеләргә югары пенсия билгеләү

Төньяк төбәкләрдә яшәүче барлык пенсионерларга иминият пенсиясенә югары теркәлгән түләү билгеләнә. Аның күләме кайсы районда яшәүгә бәйле һәм пенсия билгеләгәндә теркәлү турындагы документлар буенча билгеләнә. Шул ук вакытта яшәү урыны пенсионерның шәхси гаризасы белән раслана, аны Пенсия фондына түләүгә хокукны озайту өчен елга бер тапкыр тапшырырга кирәк.

Июльгә кадәр бу гаризаны Россия Пенсия фондына бирергә кирәкми, чөнки яшәү урыны турындагы мәгълүматлар, эш бирүчеләрдән алынган мәгълүматлар буенча яки пенсионерның үзе белән аралашу вакытында, фонд белгечләренең үзләре тарафыннан, эчке эшләр министрлыгы белән ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында, ачыкланачак.

Туендыручысын югалту буенча пенсия түләүне озайту

18 ел тулганнарга туендыручысын югалту буенча пенсия алуга, укыту фактын раслау һәм пенсия түләүне озайту өчен, якындагы айларда Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. 2020 елның 1-нче июленә кадәр укуны узуны дәлилләрсез раслау күздә тотылачак. Шул ук вакытта Россия Пенсия фондының территориаль органнары укучыларга пенсия түләүне озайту турында карар кабул итә, шул исәптән уку йортларыннан кергән мәгълүматлар нигезендә.

Ышанычнамә буенча пенсия түләүне озайту

Закон буенча, башка кешегә ышанычнамә буенча үз пенсиясен рәсмиләштергән пенсионер пенсия алуны раслау өчен елына бер тапкыр Пенсия фондына яки китереп бирү оешмасына килергә тиеш. Июльгә кадәр бу тәртип туктатылды, һәм пенсияне алу фактын дәлилләү таләп ителми, шуның нәтиҗәсендә ышанычнамә буенча түләү хәтта түләү чоры тәмамлангач та дәвам итәчәк.

Пропискалары булмаган пенсионерларга түләүләрне озайту

Россиядә даими яшәү урыны булмаган пенсионерлар социаль пенсия ала. Закон нигезендә ул пенсионерның фактик яшәү урынын раслый торган шәхси гаризасы булу шарты белән билгеләнә. Пенсия билгеләнгәннән соң, түләүгә хокукны югалтмас өчен мондый гаризаны елына бер тапкыр тапшырырга кирәк. Июльгә кадәр яшәү урынын раслау тәртибе туктатылган, шуңа күрә пенсионерларга пенсияне алуны дәвам итү өчен Россия Пенсия фондына гариза бирергә кирәкми.

Чит илдә пенсия түләүләрен озайту

Чит илгә яшәргә киткән пенсионерлар елына бер тапкыр пенсия алуларын документаль расларга тиеш. Бу процедураны гадиләштерү өчен, марттан июльгә кадәр пенсионерларга пенсияләрне һәм башка пособиеләрне түләүне озайту өчен Россиягә мондый мөрәҗәгатьләр җибәрергә кирәкми. Бу эш Хөкүмәтнең үз көченә кергән карарына ярашлы рәвештә башкарылачак. Документ нигезләмәләре түләүләрне дәвам итү өчен кирәкле документларның гамәлдә булу вакыты 1-нче марттан 31-нче майга кадәр бара торган пенсионерларга кагыла.

Ана капиталыннан айлык түләүне озайту

Ана капиталыннан айлык түләүне алучы гаиләләргә якындагы айларда, керемнәрне раслау һәм, димәк, әлеге ярдәм чарасына хокукны раслау өчен, Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Түләү вакыты 1-нче октябрьгә кадәр чыкса, түләүләр автомат рәвештә озайтыла.

Барлык яңалыклар