Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.03.2020, 16:49

Татарстанда барлык муниципальара һәм төбәкара автобус йөрешләрен туктатып торалар

1-нче апрельдән шулай ук республика территориясе буенча барлык юнәлешләрдә дә шәһәр яны электричкаларының хәрәкәте чикләнә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче март). Татарстанда транспорт эше тәртибе үзгәрәчәк. Барлык муниципальара һәм төбәкара автобус йөрешләре тукталып тора, шәһәр җәмәгать транспорты ял көне графигы буенча эшләячәк.

Исегезгә төшерәбез, иртәгәдән Казан метрополитенының эш режимы үзгәртелде - ул 21.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.

1-нче апрельдән шулай ук республика территориясе буенча барлык юнәлешләрдә шәһәр яны электричкаларының хәрәкәтенә чикләүләр кертелә, нигездә иртәнге һәм кичке рейслар саклана.

Муниципаль багаж ташулар шулай ук туктатыла. Республика буенча йөкләр җибәрүгә бәйле ташулар җибәрелгән оешма тарафыннан билгеләнгән формада бирелгән белешмә булган очракта башкарылачак.

Такси хезмәтләре штат режимында эшләячәк. Шәһәр халкы шәхси транспорттан да файдалана алачак, әмма шул ук вакытта үз-үзен изоляцияләү режимы шартларын үтәргә кирәк булачак - алдан алынган документлар буенча гына яки бик кирәк булган очракта гына өйдән чыгарга һәм кая да булса китәргә мөмкин булачак.

Транспорт эше турында мәгълүматны Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының оператив хезмәтендә +7(843)291-91-91 тәүлек буе эшли торган телефон аша белергә мөмкин. Үзгәрешләр санитар-эпидемиологик вәзгыять яхшырганчыга кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, 30-нчы марттан алып, Татарстанда COVID-2019 коронавирус инфекциясе таралуга юл куймауга бәйле, барлык халык өчен үз-үзен изоляцияләү режимы кертелде. Шәһәр халкына өйдән чыгарга һәм халык җыелган урыннарга йөрергә киңәш ителми.

Барлык яңалыклар