В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кабул ителгән чаралар яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмауга юнәлтелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март). Татарстанда спорт мәктәпләрендә һәм секцияләрендә дәресләр туктатылган. Тиешле боерыкка республиканың спорт министры Владимир Леонов кул куйган. Кабул ителгән чаралар яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмауга юнәлтелгән.
Боерык нигезендә, 19-нчы марттан башлап махсус күрсәтмәгә кадәр Татарстанда республиканың спорт резервын әзерләүче физкультура спорт учреждениеләрендә, шул исәптән тренировка һәм секция дәресләрендә өлкәннәр һәм балалар булмаска тиеш.
Шулай ук халыкара, бөтенроссия һәм республика спорт чаралары вакыты күчерелә, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.