В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда 15-нче апрельгә кадәр коронавирус таралу куркынычы аркасында махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы март). Бүгенге көннән Татарстанда спорт үзәкләре, йөзү бассейннары, фитнес-үзәкләр, кинотеатрлар һәм кинозаллар, төнге клублар, балалар өчен уен бүлмәләре, балалар күңел ачу үзәкләре һәм башка күңел ачу оешмалары эшчәнлеге туктатылды. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган документ республика Хөкүмәте порталында бастырылган.
Спорт үзәкләре, бассейннар, кинотеатрлар һәм балалар уен бүлмәләре эшен вакытлыча туктату турындагы карар Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатларында кабул ителде.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Татарстанда 20 һәм аннан да күбрәк кеше катнашында спорт, тамашалы, гавәми һәм башка чаралар үткәрүне тыю билгеләнгән иде.
Татарстанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча 15-нче апрельгә кадәр коронавирус таралу куркынычы аркасында махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде.