Хәзер эшкә яраксызлык кәгазьләрен табиб караганнан соң ясалган нәтиҗәләр буенча гына алырга мөмкин.
Фото: Марат Мөгыйнов
122 кайнар линия телефоны аша рәсмиләштерелгән барлык электрон вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазьләре, бер атнадан соң, сәламәтләнгән очракта, дистанцион рәвештә ябылачак һәм Социаль иминият фондына тапшырылачак, дип хәбәр итә Казан Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте.
Әлеге тәртип вакытында вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазен дистанцион рәвештә 2,5 меңнән артык казанлы рәсмиләштергән.
Исегезгә төшерәбез, республикада вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазьләрен кискен респиратор-вируслы инфекция билгеләре булган пациентларга дистанцион рәвештә рәсмиләштерүне февраль аенда башладылар. Вакытлы чара медицина учреждениеләрендә авырулар санын киметүгә юнәлдерелгән иде.