Бер тәүлек эчендә СОVID-19 тагын 25 казанлыда расланды.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 52 яңа очрагы теркәлгән, шуларның бишесе читтән алып кайтылган, калганнары элемтә аша. 23 кеше хастаханәгә озатылган, 29-ы өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 25 казанлы, 11 кеше – Яр Чаллыдан, икешәр кеше – Аксубай, Әлмәт, Питрәч, Сарман районнарыннан, берәр кеше – Актаныш, Буа, Зәй, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Яңа Чишмә һәм Тукай районнарыннан.
10-нчы сентябрьгә Татарстанда 25 мең 957 СОVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 22 мең 660 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 29 – узган тәүлектә. Барлыгы 1 млн 33 мең 25 кеше вакцинацияләнгән, шуларның 896 мең 36-ы икенче прививка алган. Икенче кат вакцинацияне 2953 кеше узды, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 18 мең 341 авыруның яңа очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 7 млн 102 мең 625 кеше авырган, 6 млн 357 мең 272 кеше сәламәтләнгән, 191 мең 165 кеше үлгән.