В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң яхшылар арасында - Казанның волонтерлар һәм хәйрия оешмалары проектлары.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче февраль). Казанда Татарстан Республикасында иреклеләр һәм Волонтерлар елына йомгак ясадылар.
Шулай итеп, "Доброгород" республика акциясе нәтиҗәләре буенча 13 проект билгеләп үтелде. Алар арасында Тимирясов ис. КИУ волонтерлык оешмасының "Чын йөрәктән" проекты, Обыденнов ис. Казан автотранспорт техникумы хәйрия фондының "Мәрхәмәтле йөрәк" һәм "Без бергә, без булдырабыз!" проектлары да бар. Шулай ук Казанның "Орион" яшүсмерләр клубыннан "Импульс" республика педагогик отряды да билгеләп үтелде.
Моннан тыш, ТР Яшьләр эшләре министрлыгында "ТР Иреклеләр үсеше үзәге" Төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә Республика иҗтимагый палатасы ярдәмендә "Форум-театр" һәм "Бөтен дөнья буяулары", "Җиңү волонтерлары" һәм "Сәламәтлек сессиясе" проектлары социаль театр куелышлары конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде.