В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
10 кеше хастаханәгә озатылды, 40-ы өйдә дәвалана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче апрель). Татарстанда коронавирус авыруының 50 яңа очрагы расланды. 10 кеше хастаханәгә озатылды, 40-ы өйдә дәвалана.
Корнонавируска каршы көрәш буенча республика штабы хәбәр иткәнчә, дүрт кеше - балигъ булмаган, тагын 4 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге, 19 кеше - 30-дан 50 яшькә кадәр, 16 кеше - 50-дән 60 яшькә кадәр, 7 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр.
Авыручыларның күпчелеге - 16 кеше - Яр Чаллыда, 11-е - Казанда, 7-се - Теләче районында, 4-се - Чүпрәле районында, 3-се - Сарман районында, икешәр кеше - Әлмәт һәм Лаеш районнарында һәм берәр кеше Алексеевск, Балтач, Кукмара, Мамадыш һәм Тукай районнарында яши.
21-нче апрельгә Татарстанда барлыгы 280 COVID-19 авыруы теркәлгән, 35 кеше инде терелгән.
Тәүлек эчендә республикада коронавируска 462 тест уздырылган, тикшеренүләр башланганнан бирле - 32 мең 185 тест. Хәзерге вакытта медицина күзәтүе астында 1520 кеше, 21683 кеше медицина күзәтүеннән төшкән.
Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 5642 очрагы теркәлгән. Илдә авыруның 52 мең 763 очрагы теркәлгән. 3873 кеше сәламәтләнгән, 456-сы үлгән, дип хәбәр итә федераль оператив штаб.