В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
20 кеше хастаханәгә озатылган, 13 кеше өйдә дәвалана.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июль). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә СОVID-19 авыруының 33 яңа очрагы расланды. Аларның икесе авыруны читтән алып кергән, 31 кеше инфекциялеләр белән элемтәдән соң авырый. 20 кеше хастаханәгә озатылган, 13 кеше өйләрендә дәвалана - аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза.
Авыручылар арасында - ике балигъ булмаган бала бар, ике кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 11 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 8 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 6 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 4 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр.
Авыручыларның күпчелеге - 18 кеше - Казанда, 2-шәр кеше - Яр Чаллыда, Арча, Югары Ослан һәм Тукай районнарында, берәр кеше - Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч һәм Сарман районнарында яши.
27-нче июльгә Татарстанда COVID-19 авыруының 5469 очрагы теркәлгән, 4324 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 30-ы - узган тәүлектә, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Россиядә тәүлек эчендә авыруның 5635 яңа очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, илдә авыру очраклары саны 818 мең 120-гә җиткән. 603 мең 329 кеше сәламәтләнде, 13 мең 354 кеше үлде, дип хәбәр итә федераль оператив штаб.