В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
5 кеше хастаханәгә озатылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель). Татарстанда коронавирус белән авыруның 16 яңа очрагы расланды: 5 кеше хастаханәгә озатылган, 11 кеше өйдә дәвалана. Бу хакта коронавирус таралуга каршы тору буенча республика оператив штабы хәбәр итә.
Авырып китүчеләр арасында өч кеше - 18 яшькә кадәр, берсе - 18-дән 30-га кадәр, алтысы - 30-дан 50-гә кадәр, дүртесе - 50-дән 60-ка кадәр, бер кеше - 60-тан 70-кә кадәр һәм тагын берсе - 70-тән 80-гә кадәрге яшь аралыгында.
4 чит илдән алып кергән һәм 12 контактлы очрак теркәлгән: 9 авыручы Казанда, 4 кеше Чаллыда, берәр кеше Азнакай, Әгерҗе һәм Тукай районнарында. Татарстанда коронавирус белән барлыгы 160 кеше авырый башлады.
Россиядә узган тәүлектә авыруның 4785 яңа очрагы ачыкланган, йоктыручыларның гомуми саны - 36 меңнән артык кеше.