В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
12 кеше хастаханәгә озатылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче август). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 31 яңа очрагы расланды, шуларның 1-се читтән алып керү очрагы, 30-ы - контактлы. 12 кеше хастаханәгә озатылган, 19 кеше өйдә дәвалана - аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза.
Авыручылар арасында 1 балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 4 кеше бар, 10 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге, 3 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 6 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 6 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәрге һәм бер кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
Авыручылар саны - 13 кеше - Казанда, 4-әр кеше - Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында, 2 кеше - Биектау районында, 1-әр кеше - Әлмәт, Буа, Кайбыч, Лаеш, Менделеевск, Питрәч, Балык Бистәсе, Чистай районнарында яши.
2-нче августка Татарстанда 5664 COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән, 4561 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 2 кеше - узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматлары буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 5427 яңа очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, илдә авыру очраклары саны 850 мең 870-кә җиткән. 650 мең 173 кеше терелгән, 14 мең 128 кеше үлгән.