В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авыручыларның күпчелеге - 27 кеше - Казанда яши.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче май). Татарстанда COVID-19ның 66 яңа очрагы ачыкланды. 15 кеше хастаханәгә озатылды, 51 коронавирус йоктырган кеше үз өйләрендә дәвалану ала - аларның авыруы җиңел яки симптомсыз формада уза.
9 очрак читтән алып керү белән бәйле, 57 кеше инфекциялеләр белән элемтәдән соң авырый, дип хәбәр итә коронавирс белән көрәш буенча республика штабы. Коронавирус белән авыручылар арасында 8 балигъ булмаган бала, 6 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 25 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 12 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 7 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 5 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, 2 - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр, бер кеше - 90 яшьтән өлкәнрәк.
Авыручыларның күпчелеге - 27 кеше - Казанда яши. 6-шар кеше - Яр Чаллыда һәм Түбән Кама районында, 5 кеше - Лаеш районында, 4 кеше - Азнакай районында, 3-әр кеше - Балтач, Чүпрәле һәм Саба районнарында, 2-шәр кеше - Әлмәт һәм Әтнә районнарында, берәр кеше - Биектау, Яшел Үзән, Питрәч, Сарман һәм Ютазы районнарында.
Соңгы тәүлектә республикада 15 пациент сәламәтләнде, шуларның 5-есе Казанда, 3-есе Питрәч районында, берәр кеше Чаллыда, Арча, Баулы, Биектау, Чүпрәле, Кукмара һәм Сарман районнарында.
2-нче майга Татарстанда коронавирус белән авыруның 960 очрагы теркәлгән, 115 кеше сәламәтләнгән, икесе үлгән. Табиблар күзәтүе астында 1962 кеше кала, 23 мең 160 кеше медицина күзәтчелегеннән төшерелгән.
Россиядә соңгы тәүлек эчендә авыруның 9623 яңа очрагы теркәлгән, авыруларның гомуми саны 124 мең 54 кешегә җиткән. 15 мең 13 кеше сәламәтләнгән, 1222 кеше үлгән, дип хәбәр итә федераль оператив штаб.