Татарстанда COVID-19га шикле булган 849 кеше медицина күзәтүе астында тора

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август, Ксения Швецова). Татарстанда халыкара аэропортларда санитар-карантин контроле дәвам итә, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре республикага килгән барлык очкычларның экипажларын һәм пассажирларын карый. Узган тәүлек эчендә Казан аэропортында COVID-19га 247 кеше тикшерелгән – бу килүчеләрнең гомуми санының 86%-ы. Республикада санитар-эпидемиологик вәзгыять турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.

«Узган тәүлектә республикага 357 кеше килде, шуларның 288-е – татарстанлы, – дип хәбәр итте Л.Авдонина. – Россиянең башка шәһәрләреннән барлыгы 35 һава судносы килде, 5 мең пассажир һәм экипаж әгъзалары каралды. Коронавирус инфекциясенә шиклеләр алар арасында ачыкланмаган».

Гомумән алганда, коронавирус таралу вәзгыяте тотрыклы булып кала, дип билгеләде Л.Авдонина. Ул искәртеп узганча, соңгы тәүлек эчендә республикада авыруның 29 очрагы ачыкланган, ә пандемия чорында – 6396 очрак. Күрсәткеч 100 мең кешегә – 171,3.

Пандемиянең бөтен чорында 5222 кеше сәламәтләнгән, 29 кеше үпкәләрнең ясалма вентиляциясендә кала, дип хәбәр итте Владимир Жаворонков.

«Узган тәүлектә COVID-19-га якынча 5 мең тест үткәрелде, республикада барлыгы 577 мең тест ясалды», – диде Л.Авдонина. Ул билгеләп үткәнчә, медицина күзәтүе астында авырып китүчеләр белән элемтәгә кергән 849 кеше кала.
2020-08-27T11:13:53+0300