В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүгенге көндә Татарстанда коронавирус инфекциясенең арту темпы элеккеге кебек кала һәм 0,9% тәшкил итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июнь, Ксения Швецова). Бүгенге көндә Татарстанда коронавирус инфекциясенең арту темпы элеккеге кебек кала һәм 0,9% тәшкил итә. Белгечләр вирус таралуның яңа чыганакларын ачыклыйлар һәм республикада яшәүчеләрне профилактик чараларны үтәүне дәвам итәргә өндиләр. Республикада санитар-эпидемиологик вәзгыять турында тулырак мәгълүматны бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина һәм ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.
Узган тәүлектә республикада 41 коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән, пандемия чорында - 4555 очрак, дип хәбәр итте Л.Авдонина. Авыруның күрсәткече 100 мең кешегә 122 очрак тәшкил итә. «Инфекциялеләр белән элемтәләр нәтиҗәсендә 2554 кеше әлеге вирусны йоктырган, шул исәптән 96 кеше - узган атнада. Бу - авыруларның гомуми санының 56%-ы. 254 очрак читтән алып кайтылган - бу 5,6%. 38% очракта - 1747 кешедә - йоктыру чыганагы ачыкланмаган».
Медицина күзәтүе астында 1,5 меңнән артык татарстанлы кала, шулардан 1 мең 316 кеше коронавируслы кешеләр белән элемтәгә кергән, 203 кеше республикага чит илләрдән кайткан.
Авыручылар арасында пенсионерлар өлеше шул ук дәрәҗәдә кала һәм 23% тәшкил итә, эшче һәм хезмәткәрләр - 51%. 17 яшькә кадәрге 238 баланың (5,2%) һәм 65 яшьтән өлкәнрәк 743 кешенең (16%) коронавируслары расланды.
Авыру структурасында кооронавирус этиологиясенең тышкы үпкә ялкынсынуы 27% тәшкил итә. 1 мең 556 кеше симптомсыз авырый - бу 34%. Тагын 79 кеше (1,7%) авыруны катлаулы формада кичерә. Владимир Жаворонков хәбәр иткәнчә, 69 пациент үпкәләрнең ясалма вентиляциясендә.
Соңгы атнада 93 өйдә коронавирус инфекциясе табылган, шуларның 85-ендә авырулар саны бер генә кеше. Вирус белән элемтәгә кергән 277 кеше ачыкланган, алар барысы да күзәтү астында.
Хезмәт коллективларында COVID-19ның 74 очрагы теркәлгән, аларда вируслылар белән элемтәгә кергән 444 кеше исәпләнә. «Эш бирүчеләргә карата 106 күрсәтмә һәм медицина күзәтүенә карар чыгарылган. Медицина оешмаларына контактлы затларны күзәтү турында 489 карар җибәрелгән», - дип сөйләде Л.Авдонина.
Сәламәтлек саклау системасы учреждениеләре тотрыклы эшли, дип өстәде В.Жаворонков. «Коронавирус инфекциясе белән авыручылар өчен буш урыннар бар, авыруларның катлаулы булуына карап, пациентларны транспортировкалау гамәлгә ашырыла, - диде ул. - Республикада пандемия чорында 3410 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 48 кеше - соңгы тәүлектә. Дәвалауда 1129 кеше кала». Шул ук вакытта авыруның 16 үлем очрагы теркәлгән.
Белгечләр 3844 яңа тикшеренү үткәргән, бөтен чорда Татарстанда 294 мең тест уздырылган. Тест ясау белән колачлау 100 мең кешегә 128-не тәшкил итә. Моннан тыш, Татарстанда тикшеренүләр үткәрү өчен биоматериал җыю тәмамланып килә. Л.Авдонина сүзләренчә, 2 мең 504 проба алынган, тагын 366 проба ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә якын арада китереләчәк.