Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.08.2020, 11:41

Татарстанда 852 кеше COVID-19 йоктыру шиге белән медицина күзәтүе астында тора

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыруның 29 яңа очрагы ачыкланган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче август, Ксения Швецова). Татарстанда пандемиянең бөтен чорында 6220 коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән, күрсәткече 100 мең кешегә - 166,6. Медицина күзәтүе астында COVID-19-га шикле булган 852 кеше тора. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина һәм ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев хәбәр итте.

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыруның 29 яңа очрагы ачыкланган. 5 кеше стационарга озатылган, 24 кеше өйдә дәвалана.

Бер атна эчендә республикада 203 авыру очрагы теркәлгән, аерым алганда, хезмәт коллективларында 43 урын теркәлгән, шуларның 8-е яңа, дип сөйләде Л.Авдонина.

«Медицина күзәтүе астында барлыгы 852 кеше кала, алар инфекцияләнгән кешеләр белән элемтәдә булган», - дип өстәде Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Бөтен чорда 5013 татарстанлы савыккан, шул исәптән узган тәүлектә 49 кеше. 30 пациент үпкәләрнең ясалма вентиляциясенә тоташтырылган,  дип хәбәр итте А.Абашев.

Республикада коронавируска тест ясау 100 мең кешегә 125,4 тәшкил итә, дип хәбәр итте Любовь Авдонина. Соңгы тәүлектә COVID-19-га ПЦР-диагностика методы белән 4924 тест үткәрелгән, ә пандемия чорында - 550 мең тикшеренү.
Барлык яңалыклар