Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.07.2020, 15:24

Татарстанда COVID-19 йоктыру шиге белән медицина күзәтүе астында 1022 кеше тора

Бер атнада республикада йортларда 123 һәм эш урыннарында 9 коронавирус инфекциясе учагы теркәлгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июль, Ксения Швецова). Татарстанда узган атнада яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның 233 очрагы теркәлгән. Белгечләр йортларда 123 һәм эш урыннарында 9 коронавирус инфекциясе учагы ачыклаган. Медицина күзәтүе астында авырулар белән элемтәгә кергән 1022 кеше тора. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина һәм ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев санитар-эпидемиологик вәзгыять турында сөйләделәр.

Узган тәүлектә Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенең 32 очрагы теркәлгән, дип искәртте Л.Авдонина. Шулай итеп, республикада пандемиянең бөтен чорында 5501 COVID-19 очрагы теркәлгән, 100 мең кешегә күрсәткеч 147,3 тәшкил итә. Авыруның яңа очраклары арту темпы 0,6 дәрәҗәсендә саклана, таралу коэффициенты - 0,9.

Коронавирус инфекциясенең барлык ачыкланган очраклары арасында 276 читтән алып керү очрагы теркәлгән, бу авыруларның гомуми структурасында 5%-ны тәшкил итә. Алардан 61 авыручы вирусны чит илдән, 215-е - Россиянең башка шәһәрләреннән алып кергән. Узган атнада белгечләр вирусны читтән алып керүнең 11 очрагын ачыклаган.

«Зарарланган авырулар белән элемтә барышында 3154 кеше авырый - бу гомуми санның 57% -ы, - дип хәбәр итте Л.Авдонина. - 2071 кешенең йоктыру чыганагы ачыкланмаган, бу авыруларның гомуми санының 37%-ын тәшкил итә».

Авыручыларның күпчелеге - 40 яшьтән 64 яшькә кадәрге кешеләр, алар 2623 кеше исәпләнә (48 % чамасы). Шулай ук 17 яшькә кадәрге 269 бала (5%) һәм 65 яшьтән өлкәнрәк 927 кеше (17%) авырый.

Коронавирус этиологиясенең хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы 1582 кешедә теркәлгән, бу гомуми санның 29%-ын тәшкил итә. 2133 кешедә авыру кискен респиратор вируслы инфекцияләр тибы буенча уза - бу барлык авыруларның 39%-ы. 1786 авыручы авыруны симптомнарсыз кичергән - 32,5%.

Авыруның авыр төре 157 очракта күзәтелгән. «Хәзерге вакытта стационарларда 501 кеше исәпләнә. Үпкәләрне ясалма вентиляцияләүдә - 41 кеше, - дип сөйләде Альмир Абашев. - Соңгы тәүлек эчендә республикада 73 кеше терелде».

Узган атнада 123 йорт учагы теркәлгән, аларда 430 элемтәдә булган кеше бар. Моннан тыш, авырулар 41 хезмәт коллективында теркәлгән, аларның 9-ы - яңа хезмәт коллективлары, дип хәбәр итте Л.Авдонина. Авырулар белән 238 хезмәткәр элемтәдә булган.

«Бүгенге көндә күзәтү астында барлыгы авырулар белән элемтәгә кергән 1022 кеше тора. Эш бирүчеләр адресына эпидемиягә каршы чаралар үткәрү турында 107 карар һәм күрсәтмәләр чыгарылган, алар контрольдә тотыла, барлык учакларда да йомгаклау дезинфекциясе үткәрелгән, - дип өстәде спикер.

Планлы госпитализациягә җибәрелә торган республика халкы, шул исәптән йөкле хатын-кызлар, һичшиксез, COVID-19га тест үтәргә тиеш. А.Абашев сүзләренчә, бу мәсьәлә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән үтәлә. «Әлеге профилактик чара кысаларында без авыруның яңа очракларын таба алабыз. Шуңа күрә без бу таләпне тайпылышсыз үтәргә чакырабыз, - диде Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары. - Дәүләт медицина учреждениеләре пациентлары өчен стационарга госпитализацияләү белән бәйле теләсә нинди тестлар түләүсез нигездә уздырыла».

Республика халкына санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүне дәвам итәргә, шәхси саклану чараларын киеп йөрергә тәкъдим ителә, дип нәтиҗә ясады Л.Авдонина.

Барлык яңалыклар