В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Йогышлы авыруларның 61%-ы флюорографик тикшерүләр уздырганда ачыкланган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче март, Алинә Бережная). 2020 елда Татарстанда туберкулез белән авыруның 913 яңа очрагы теркәлгән, бу 2019 ел күрсәткеченнән 18,8 процентка түбәнрәк. Бүген бу куркыныч йогышлы авыруны ничек ачыклаулары һәм аны профилактикалау турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең территорине санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова һәм Республика клиник туберкулезга каршы диспансерының баш табибы Алексей сөйләде.
Барлыгы республикада хисапта 1680 туберкулез авыруы исәпләнә, шуларның 31%-ы әйләнә-тирә мохиткә микобактерия бүлеп чыгара. Алар белән элемтәдә 9 меңнән артык кеше тора, шуларның былтыр 10-сы авырый. Луиза Борисова сүзләренә караганда, практика күрсәткәнчә, авыру тирәлегеннән туберкулезны ешрак вакытында тикшеренү үтмәгән яки аннан бөтенләй баш тарткан, профилактик препаратлар кабул итү режимын бозган кешеләр йоктыра.
«Туберкулезны һәркем йоктыра ала, туберкулезның актив формасы белән авыручылар белән тыгыз элемтәдә торучы кешеләр, шулай ук иммун яклавы киметелгән затлар иң югары рискка ия. Туберкулез инфекциясе чыганаклары булып туберкулез микобактериясен тышкы тирәлеккә бүлеп чыгара торган авыру кешеләр яки хайваннар тора», – дип сөйләде Луиза Борисова. Инфекция тапшыруның төп юлы – һава-тамчы һәм һава-тузан ысуллары. Чир авырулардан сәламәт кешегә ютәл, төчкерү, сөйләшү вакытында күчә.
2020 елда туберкулез белән авыручыларның 61%-ы флюорографик тикшерүләр узганда, 39%-ы медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә ачыкланган. Авыручыларның күпчелеге – хезмәткә яраклы халык, нигездә, ул 18 яшьтән 49 яшькә кадәрге шәһәр халкы. «Туберкулез күптән инде асоциаль авыру булудан туктады, ул бөтен дөнья буйлап киң таралган. Заманча туберкулез өчен социаль аермалар юк», – дип ассызыклады Луиза Борисова.
Ел саен флюорография тикшеренүе халыкның кимендә 65%-ын колачларга тиеш, 2020 елда бу күрсәткеч 64% тәшкил иткән. Бу узган ел башланган коронавирус пандемиясе аркасында медицина учреждениеләрендә диспансерлаштыру һәм һөнәри тикшерүләрне туктату белән бәйле. «Узган ел җиңел булмады, коронавирус инфекциясе таралу үз төзәтмәләрен кертте, шуңа күрә без халыкны тиешле санда тикшерә алмадык, 2021 елда барысын да колачларга тырышачакбыз», – дип билгеләде Республика клиник туберкулезга каршы диспансерының баш табибы Алексей Алексеев.
Катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, Казандагы диспансер базасында 16 бригада оештырылды, алар туберкулезлы пациентларга барган. «Йортлар буенча барлыгы 3 мең 128 чыгу башкарылды. Бүген диспансерда пациентлар агымы торгызылды, әмма өлкән, аз хәрәкәтләнүче пациентлар бар, аларны без өйләрендә дәвалыйбыз», – дип хәбәр итте Алексей Алексеев.
Табиблар фикеренчә, бүгенге көндә флюорографик тикшерүләр туберкулезны, шулай ук башка сулыш юллары авыруларын ачыклауның иң гади һәм нәтиҗәле ысулы. Луиза Борисова тикшерүне 2 елга бер тапкыр, медицина хезмәткәрләренә, мәгариф һәм социаль учреждениеләр хезмәткәрләренә ел саен үткәрергә кирәклеген искәртте.
Балаларны да тикшерү мөһим. Узган ел 10 меңнән артык баланың ата-аналары иммунодиагностикадан баш тарткан, аларның 64%-ы альтернатив ысуллар белән тикшерелгән, 3 меңнән артык бала тикшерү узмаган. «Санитар таләпләр буенча мәгариф оешмасы җитәкчесе, ел дәвамында диагностика үткәрелмәгән булса, баланы балалар коллективына кертмәскә хокуклы», – дип хәбәр итте Луиза Борисова.
Аның сүзләренә караганда, балаларда авыру симптомсыз уза. Былтыр гына да балалар коллективларына йөрүче 22 бала инфекцияләнгән. Барлыгы 17 яшькә кадәрге 33 бала авырый. «Ата-аналар! Балаларның сәламәтлеге сезнең кулларда , исегездә тотыгыз, манту яки диаскинтест сынаулары – балада авыруны башлангыч стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирүче бердәнбер ысул ул», – дип мөрәҗәгать итте Луиза Борисовның әти-әниләргә.