В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу республика территориясендә эпидемия процессының үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июнь, Алинә Бережная). 26-нчы июньнән Татарстан халкында коронавирска иммунитет булуга тест үткәрә башлаячаклар. Тикшеренүне 2870 кеше узачак дип планлаштырыла. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Татарстан 22 пилот төбәкнең берсенә әйләнде, биредә халыкның яңа коронавирус инфекциясенә популяцион иммунитеты булдырылуга тикшеренү уздыру турында карар кабул ителде. Любовь Авдонина сүзләренчә, бу тикшеренүләр республика өчен бик мөһим. «Без Татарстан территориясендә эпидемия процессы үзенчәлекләрен өйрәнә, шулай ук фаразлар да ясый алачакбыз», - диде Л.Авдонина.
Республикада инде зур әзерлек эшләре башкарылды, G иммуноглобулин классларына тест үткәрү өчен кешеләр сайлап алынды. Барлык тест узучылар 7 яшь төркеменнән сайланды: 1 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 - 29 яшь, 30 - 39 яшь, 40 - 49 яшь, 50 - 59 яшь, 60 - 69 яшь, 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк. Һәр төркемдә 410-лап кеше булачак. Тест алучыларны сайлау теге яки бу муниципаль берәмлектәге халык саны нигезендә бара. «3 млн кеше яшәгән Татарстан өчен 2,8 мең тест узучы кеше күп түгел, әмма бу тестның беренче этабы гына», - диде Л.Авдонина.
Спикер ассызыклаганча, тестларны элек коронавирус белән авыру-авырмавына бәйсез рәвештә, сәламәт кешеләр бирәчәк. COVID-19 диагнозы белән дәвалануда булган затлар һәм бер коллективтагы кешеләр искәрмә булып тора. «Һәр медицина оешмасында затлар реестры бар, һәм компьютер очраклы рәвештә тест узучыларны сайлаячак. Бу кешене тест тапшыру өчен чакырачаклар, шуңа күрә, әгәр медицина учреждениесеннән шалтырату килгән икән, аны игътибарсыз калдырмавыгызны үтенәбез», - диде А.Авдонина.
Антитәнчекләргә тикшеренүләр 30-нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк, нәтиҗәләр 1-нче августка кадәр билгеле булачак.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 40 яңа очрагы расланган. 10 кеше хастаханәгә озатылган, 30 кеше өйдә дәвалана - аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза. Авыручыларның барысы да инфекциялеләр белән элемтәдән соң чирли башлаган.