Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.03.2025, 12:44

Казанда 13 светофор объектын яңарталар

Эшне «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты буенча башкарачаклар

Быел Татарстанда «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында 18 светофор объектын яңарту планлаштырыла (шуларның 13е республика башкаласында). Гомумән алганда, бу максатларга 122 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шуларның 97 млн сумы – ил бюджетыннан. Акчалар Казанда һәм Чаллыда юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы өчен җиһазлар китерүгә һәм урнаштыруга китәчәк.

ТР башкаласында Декабристлар һәм Горсоветская, Декабристлар һәм Лушников, Декабристлар һәм Тверь, Чуйков һәм Дуслык тукталышы (җәяүле), Чуйков һәм Лаврентьев урамнары киселешләрендә, шулай ук башка участокларда объектларны яңарталар, дип хәбәр иттеләр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.

«Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны фото һәм видеотеркәү әсбаплары чын нәтиҗәлелек күрсәтте. Урамнарның үткәрү сәләте артты, аварияләр һәм тыгыннар саны кимеде. Участокларны узуның уртача тизлеге 15% ка кадәр артты. Бүген «акыллы система» юл-транспорт һәлакәтләре тупланган урыннарда урнаштырылган 1 меңнән артык заманча стационар, күчмә һәм мобиль җайланмалар комплексыннан торган челтәр булып тора. Алар мәгълүматларны эшкәртү үзәгенә Республика Дәүләт Автоинспециясенә автомат рәвештә тапшыра», — дип аңлатты ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин.

Акыллы транспорт системасын гамәлгә кертү буенча эш республикада 2020 елдан алып барыла. Соңгы дүрт елда 15 метеостанция, 15 үзгәрешле мәгълүмат тактасы җиһазландырылган, яраклашкан идарә итү өчен 99 светофор яңартылган.

Исегезгә төшерәбез, узган ел 19 светофор объекты урнаштырылган иде: шуларның 13е – Казан агломерациясендә һәм тагын алтысы – Чаллы агломерациясендә. Татарстан башкаласындагы ике объект видеокүзәтү һәм юл һәлакәтләрен ачыклау ярдәмче системасы белән җиһазландырылган.

Шулай ук төбәктә транспорт системасы белән идарә итүнең бердәм платформасы кертелгән. Юлларда транспорт агымын күзәтүнең 500 детекторы урнаштырылган һәм хокук бозуларны фото һәм видеотеркәүең 88 җайланмасы урнаштырылган.
Барлык яңалыклар