Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.05.2020, 16:20

Татарстанда федераль программа буенча 19 меңнән артык ветеран торакка ия була алды

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына республика бюджетыннан ветераннарга түләүгә 188 млн 815 мең сум акча бүлеп бирелгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май, Ксения Швецова). Татарстанда теркәлгән 19 меңнән артык Бөек Ватан сугышы ветераны торак сатып алуга федераль бюджеттан субсидияләр алган. Программа 2008 елдан бирле гамәлгә ашырыла, шул вакыт эчендә республикада яшәүче ветераннарның торак шартларын яхшыртуга 20 млрд сумнан артык акча юнәлдерелде. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Бүгенге көндә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган барлык сугыш ветераннары да моны гамәлдәге программа буенча эшли алды, дип билгеләп үтте Э.Зарипова. Аны гамәлгә ашыру елларында барлыгы 19 мең 104 ветеран торак белән тәэмин ителгән. Быел сугыш ветераннарының өч тол хатыннары үзләренең торак шартларын яхшыртты.

Исегезгә төшерәбез, Казанда 10 ел эчендә 1 мең 134 ветеранга һәм аларның гаилә әгъзаларына якынча 1,3 млрд субсидияләнгән акча бүлеп бирелгән, аңа алар торак сатып алган.

Тагын бер мөһим юнәлеш - ветераннарның һәм тыл хезмәтчәннәренең торакларын ремонтлау, алар гаризалар буенча 2014 елдан бирле уздырыла. Бүгенгә, Э.Зарипова сүзләренчә, 1,5 меңнән артык торак бинага ремонт ясалган. Быел 77 бинада ремонт планлаштырылган. «Катлаулы эпидемиологик вәзгыять аркасында апрельдә эшләр үткәрелми. Әмма планлаштырылган биналар һичшиксез ремонтланачак, бары бераз соңрак кына», - дип өстәде спикер. Исегезгә төшерәбез, Казанда 10 ел эчендә идарәче компанияләр, подрядчы оешмалар көче белән хәйриячеләр тарафыннан 16 млн сумга 510 фатир ремонтланган.

Ветераннарга һәм сугышта һәлак булганнарның тол хатыннарына ярдәм итү максатында республикада төрле программалар тормышка ашырыла: медицина ярдәме күрсәтү һәм социаль хезмәт күрсәтү, диспансеризация, тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү, җәмәгать транспортында йөрү өчен түләүне субсидияләү, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү һәм башкалар. 2005 елдан башлап социаль ярдәмнең бу чаралары федераль бюджеттан финанслана, дип искәртте Э.Зарипова.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Россия Президенты указы белән бер тапкыр бирелә торган түләүләр билгеләнде: инвалидлар һәм ветераннарның башка категорияләре өчен - 75 мең сум, тыл хезмәтчәннәре һәм концлагерь тоткыннары өчен - 50 мең сум, дип искәртте Э.Зарипова. Шул ук вакытта республикада сугыш инвалидларына һәм катнашучыларга бер тапкыр 25 мең сум, тыл хезмәтчәннәренә һәм тол хатыннарга 5 мең сум күләмендә акча түләнәчәк.

«Бүгенгә барлык түләүләр дә тулы күләмдә башкарылды. Республика бюджетыннан түләүләр суммасы 188 млн 815 мең сум тәшкил итте, - дип хәбәр итте спикер. - Федераль түләү пенсия исәбенә җибәрелде, ә республика түләүләре - традицион рәвештә социаль ярдәм чараларына каралган акчалар күчерелә торган счетка».

2005 елдан башлап сугышта катнашучыларга, фашист концлагерьларының элеккеге тоткыннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм «Блокададагы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән затларга ай саен өстәмә матди тәэмин итү түләнә. Шул ук вакытта «табигый ташламалар» саклана: дарулар белән бушлай дәвалау, шифаханә-курортларда дәвалану һәм башкалар.

Ялгыз һәм үзе генә яшәүче ветераннарга шулай ук өйдә бушлай социаль хезмәтләр күрсәтелә. Бүген мондый хезмәтләрне 2 мең 102 кеше ала, дип хәбәр итте Э.Зарипова. Тагын 97 ветеран интернат-йортта яши, алар арасында 3 сугышта катнашучы, блокадалы Ленинградта яшәгән бер кеше, 88 тыл хезмәтчәне һәм 5 сугышта катнашучыларның тол хатыннары.

«Без даими рәвештә социаль хезмәтләргә ихтыяҗ булуга мониторинг үткәрәбез һәм өйдә хезмәт күрсәтелүчеләр саны артуын билгеләп үтәбез, - дип өстәде ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры. - Быелның беренче кварталында без хезмәт күрсәтүгә өстәмә рәвештә 232 сугыш ветеранын алдык».

Бүгенге көндә республикада барлыгы 31 мең 376 ветеран һәм үлгән һәм вафат булган Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары яши.

Барлык яңалыклар