Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.11.2023, 14:53

Татарстанда шикәр авыруы белән авыручылар өчен мәктәпләр булдыруны планлаштыралар

Бүгенге көндә кабинетлар барлыкка киләчәк районнар билгеләнгән, ә табиблар һәм шәфкать туташлары аларда эшләү өчен уку уза

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче ноябрь, Юлия Летникова). Татарстанда шикәр авыруыннан интегүче пациентларга ярдәмне яхшырту өчен медицина ярдәмен үзгәртеп оештырачаклар. Чаралар арасында мондый диагноз куелган кешеләр өчен мәктәпләр ачу планлаштырыла. Бүгенгә кабинетлар барлыкка киләчәк районнар билгеләнгән, ә табиблар һәм шәфкать туташлары аларда эшләү өчен укулар уза. Бу хакта бүген билгеләп үтелә торган Диабетка каршы көрәш көненә багышланган «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә билгеле булды.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеч-эндокринологы Гөлнара Ваһапова сүзләренчә, 2023 елның 1 нче гыйнварыннан Россиядә «Шикәр авыруы белән көрәш» федераль программасы үз көченә керде – Татарстан аны гамәлгә ашырачак 36 регион рәтендә. «Хәзер пациентларга ярдәм күрсәтү өчен эндокрин хезмәтне үзгәртеп кору буенча зур эш алып барыла – ул фельдшер-акушерлык пунктларына һәм поликлиникаларга да, югары технологияле медицина ярдәменә дә кагылачак. Пациентның кая барырга дип башы катмасын өчен, без аны диагноз куюдан алып югары дәрәҗәдәге ярдәм күрсәтүгә кадәр озатачакбыз», – дип аңлатты табиб.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә диабетик ретинопатия белән авыручы пациентларның маршрутлаштырылуы ачык билгеләнгән. Мәсәлән, лазер операция бүлмәләре өчен җиһазлар, диабетиклардагы сукырлыкны профилактикалау өчен оптик когерент томографлар сатып алу планлаштырыла.

Моннан тыш, Татарстанда үз вакытында ярдәм күрсәтү өчен эндокринологлар эшләячәк диабетик стопа кабинетлары булдырылачак. Районара һәм республика эндокринология үзәкләрен булдыру планлаштырыла.

«Татарстан шикәр авырулы пациентларга ярдәм итүгә күп акча юнәлтә, аерым алганда, аларның кандагы шикәрне киметергә һәм йөрәк-кан тамырлары өзлегүләрен уздырып җибәрергә ярдәм итүче инновацион препаратлар алу мөмкинлеге бар. Мондый даруларны республикада инвалидлар гына түгел, табиб киңәше булган барлык пациентлар да ала», - дип йомгаклады Гөлнара Ваһапова.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 133 мең кеше шикәр авыруы белән интегә – ел саен аларның саны 7 меңгә арта. Авыру йогышлы булмаган эпидемия дип санала, ә аның белән көрәшүнең нәтиҗәле ысулы булып профилактика һәм вакытында тикшерү кала.

Барлык яңалыклар