Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.08.2020, 13:33

Татарстанда грипптан 2 миллионнан артык кешегә привика ясау планлаштырыла

Вакцинаның беренче партиясе республикага август ахырына кадәр киләчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче август, Ксения Швецова). Көз көне Татарстанда авыру куркынычы янаганнар төркеменә керүчеләрнең барысын да грипптан вакциналау планлаштырыла – бу 2 миллионнан артык кеше яки халыкның 60%-ы. Вакцинаның беренче партиясе республикага август ахырына кадәр киләчәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Вакцинация белән Татарстан халкының 60%-ын колачлау планлаштырыла

Бүгенге көндә гриппка каршы профилактик прививкалар планына төзәтмәләр кертелде, аның нигезендә мәҗбүри вакцинацияне риск төркеменә эләгүче республика халкы үтәргә тиеш. Барлыгы вакцинация белән Татарстан халкының 60%-ын - 2 млн 341 мең 733 кешене колачлау көтелә, шуларның 607 мең 95-е – балалар.

Өлкән халык арасында 47 мең студентка, 38 мең медицина хезмәткәренә, 91 мең мәгариф учреждениесе хезмәткәренә, шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк татарстанлыларга вакцина ясау планлаштырыла. Шулай ук сулыш органнары, ашказаны-эчәк тракты хроник авырулары булган республиканың 390 мең кешесенә мәҗбүри вакцинация үткәрү каралган.

Риск төркеменә шулай ук авырлы хатын-кызлар да керә, алар да грипптан прививка ясатырга тиеш. Йөклелекнең икенче һәм өченче триместраларында вакцинация узарга кирәк. Татарстанда бүгенгә 9 мең кешене прививкаларга җыеналар.

Халыкны максималь җәлеп итү өчен прививкаларның төрле формалары файдаланылачак, шул исәптән – метро станцияләре янындагы мобиль комплекслар, дип хәбәр итте Л.Авдонина. Моннан тыш, сайлауларда тавыш бирүчеләрне вакцинацияләү мәсьәләсе каралачак – Татарстан медикларының мондый тәҗрибәсе бар инде. Шулай ук табиблар бригадасының эре предприятиеләргә чыгуы мөмкин. «Сентябрь аенда татарстанлыларга вакцина ясарга кирәк. Октябрьнең беренче яртысы - ОРВИ һәм грипп белән авыручыларның сезонлы күтәрелеше башланганчы иң соңгы вакыт», – дип билгеләп үтте спикер.

Республикага вакцинаның беренче партиясе 31-нче августка кадәр килер дип көтелә. Хәзерге вакытта билгеле булганча, балалар вакцинасының кирәкле саныннан 40% чамасы киләчәк – бу якынча 240 мең доза «Ультрикс» һәм «Совигрипп» вакциналары. Шулай ук өлкән яшьтәге «Совигрипп» вакцинасының 30%-ка якынын китерү көтелә - бу якынча 530 мең доза. Калган поставкалар соңрак вакытка планлаштырылган. «Көткән вакциналарда киләсе сезонга актуаль штаммалар бар», – дип өстәде Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Коронавирустан вакцина якын арада кулланылмаячак.

Сүз уңаеннан, Россиядә эшләнгән коронавирустан вакцина якын арада халыкны вакцинацияләү өчен кулланылмаячак. Л.Авдонина аңлатканча, Россиядә барлык прививкалар турында мәгълүмат федераль законда һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының илкүләм календаре турындагы боерыгында беркетелгән. Бу исемлеккә вакцина кертүгә норматив документлар әлегә илдә юк.

«Корнорнавирустан вакцина әлеге документларга кертелгәч, риск төркемнәре контингенты, вакцинация һәм башка мәсьәләләр билгеләнәчәк – тик шул вакытта гына без бу хакта җентекләбрәк сөйләячәкбез, – дип өстәде Л.Авдонина. – Ел ахырына без COVID-19 вакцинасын көтмибез, чөнки ул әле клиник сынауларның финал этабын узмаган».

Шул ук вакытта республика халкына грипптан вакцинациягә игътибар итәргә кирәк, чөнки бу шулай ук аеруча авыр очракларда үлем белән янарга мөмкин булган куркыныч авыру, дип өстәде спикер. «Шуны аңларга кирәк, грипп очрагында безнең бөтенләй башка куркыныч төркемнәре бар, беренче чиратта – балалар, авырлы хатын-кызлар һәм 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, – диде Л.Авдонина. – Һәм шунысы мөһим, грипптан вакцинация башка авырулардан, туберкулездан кала, прививка кампаниясе белән бер үк вакытта үткәрелергә мөмкин».

Барлык яңалыклар