Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.10.2019, 15:49

Татарстанда халыкара рейсларның пассажирлары алкоголь, тәмәке һәм корал ташу кагыйдәләрен боза

«Казан» һәм «Бигеш» аэропортларында таможня кагыйдәләрен бозган пассажирларга карата ел башыннан 588 административ хокук бозулар турында эш кузгатылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы октябрь). Татарстанда халыкара рейсларның пассажирлары алкоголь, тәмәке, корал кебек товарларны йөртү кагыйдәләрен бозалар. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан таможнясы башлыгы, таможня хезмәте генерал-майоры Альберт Мавликов хәбәр итте.

«Казан» һәм «Бигеш» аэропортларында таможня кагыйдәләрен бозган пассажирларга карата ел башыннан 588 административ хокук бозулар турында эш кузгатылган. Аларның 339-ы май-сентябрь айларында - туристлар агымы арта башлагач булган, дип сөйләде А.Мавликов. Җәйге сезонда Казан аэропортында барлыгы 821 мең 621 пассажир һәм 4 мең 275 халыкара хәрәкәттәге һава суднолары таможня контролен узган.

Почта җибәрүләрен тикшергәндә дә бозулар ачыкланган. Ел башыннан Татарстанда контрафакт товар белән 495 очрак ачыкланган. Еш кына дару препаратларын, балалар уенчыкларын, автомобиль өлешләрен һәм комплектлау әйберләрен ялганлап ясыйлар. Ялган товарлы посылкалар, нигездә, Кытайдан, Һиндстаннан, Гонконгтан килә.

«Бер ел эчендә Россиянең таможня органнары тарафыннан 127 мең берәмлек контрафакт продукция ачыкланган, шуларның 5 мең 500-е Татарстанга туры килә. Шуны истә тоту мөһим: товарның контрафактлыгы, икътисади зыян китерүдән тыш, куллану куркынычсызлыгы да яный», - дип аңлатты А.Мавликов.
Барлык яңалыклар