Дәүләт автоинспекциясе автомобиль йөртүчеләргә кышкы шиналарны җәйгеләргә алмаштыру белән ашыкмаска киңәш итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче март). 24 мартта кичен һәм төнлә, шулай ук 25 мартта Татарстанда һава шартлары начараю фаразлана. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, республикада кар, күз күреме начараю белән буран, бозлавык, томан, 18 м/с тизлектә көчле җил көтелә.
ЭЭМ Татарстан Республикасында Дәүләт автоинспекциясендә җитди сәбәпләр булмаса, торак пунктлардан читкә чыкмаска, Юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә һәм юлларда игътибарлы булырга киңәш итәләр.
Машина йөртүчеләргә катлаулы юл-метеорологик шартларда юл хәрәкәтенең куркынычсызлыгын тәэмин итәрлек тизлек сайларга киңәш ителә. Куркыныч маневрлардан тыелып торырга кирәк. Җәяүлеләр кичүе яннарында аеруча игътибарлы булырга кирәк. Балалар автомобильләрдә юл йөрү кагыйдәләре таләпләренә туры китереп йөртелергә тиеш.
Дәүләт автоинспекциясе автомобиль йөртүчеләргә кышкы шиналарны җәйгеләргә алмаштыру белән ашыкмаска киңәш итә. Аларның искәртүенчә, көпчәкләрне һава температурасының уртача тәүлеклек күрсәткечләре 5-7 градус булганда алмаштырырга кирәк.
Искәртергә кирәк, юл хәрәкәтенең катлаулы хәлләргә калган барлык катнашучылары (843) 533-38-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала, дип хәбәр итә ЭЭМ ТР ЮХИДИ идарәсе.