В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада яңгырлы һәм томанлы болытлы һава торышы өстенлек итәчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче октябрь). Татарстанда һава шартларының үзгәрүе 7-10 нчы октябрьдә көтелә. Бу төньяк атлантик циклоннарның республика территориясенә чыгуы белән бәйле.
Иртәгә Казанда җылы һава торышы сакланачак: максималь температура +15..+17 градуска җитәчәк. Башлыча явым-төшемсез, көньяк-көнбатыштан җил секундына 5-10 метр, урыны белән секундына 13 метрга кадәр җитәчәк.
Ял көннәрендә, 7 нче һәм 8 нче октябрьдә, шулай ук дүшәмбе, 9 нчы октябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр явачак, кайбер районнарда җепшек кар булырга мөмкин. 7 нче октябрь төнендә термометр баганалары +4..+9 градуска кадәр төшәчәк, көндез +9..+14 градус булачак. 8 нче һәм 9 нчы октябрь төнендә һава температурасы +1..+5 градус тәшкил итәчәк. 8 нче октябрь көнне көндез +6 дан +11 градуска кадәр, ә 9 нчы октябрьдә +3..+8 градустан югары күтәрелмәячәк.
Сишәмбе, 10 нчы октябрьдә, салкын һава торышы сакланачак, аерым районнарда бераз явым-төшемнәр булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы +2..-1 градус тәшкил итәчәк, ә көндез – +3..+8 градус. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге хәбәр итә.