Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.12.2021, 15:30

Татарстанда һава торышының 30 градуска кадәр салкынаюы көтелә

23-нче декабрь көнне республикада бераз кар явачак.

Фото:  Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче декабрь). Синоптиклар иртәгә Татарстанда салкын булачагы турында фаразлый. 23-нче декабрьдә төнлә һәм иртән һава температурасы –25–30 градуска кадәр төшәчәк, Казанда түбән урыннарда һәм аязган вакытта термометр баганалары –29 градусны күрсәтәчәк.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, тәүлекнең караңгы вакытында республика башкаласында –23 градустан –25 градуска кадәр, түбән урыннарда –29 градус, көндез –18-дән –20 градуска кадәр салкын булыр, дип көтелә. Бераз кар явачак, аязучан болытлы булачак. Җил төнлә төньяк-көнбатыштан талгын, көндез көньяк-көнбатыштан. Юлларда бозлавык.

Татарстан буенча аязучан болытлы һава булуы көтелә, урыны белән кар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка таба үзгәрүчән. Төнлә һаваның минималь температурасы –20-дән –25 градуска кадәр, аязганда –30 градуска кадәр, көндез максималь температура –16 градус булачак.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, өшемәс һәм туңмас өчен, урамга кискен сәбәпләрсез чыкмаска, балаларның һәм йорт хайваннарының саф һавада озак торуларын булдырмаска, ерак араларга йөрүдән тыелырга киңәш итә.

Белгечләр искәртеп узганча, кысан һәм дымлы кием-салым һәм аяк киеме, кан тамырлары проблемасы, аек булмау, шулай ук хәлсезлек һәм арганлык өшү куркынычының төп факторлары булып тора. Киемне берничә кат кию яхшырак, җылы олтырак һәм йон оекбашлар, бияләйләр, баш киемнәре һәм шарфлар кияргә, актив хәрәкәт итәргә киңәш ителә.

Автомобильдә хәрәкәт иткән вакытта күрүчәнлек начар булган очракта бер рәттән икенче рәткә күчу, башка машиналарны узып китүләрдән баш тартырга һәм кинәт тормозга басудан тыелырга кирәк. Тукталыш кирәк булган очракта, тизлекне, берничә тапкыр тормоз педаленә басып, арттан килүче автомобиль йөртүчеләренә сигнал биреп, салмак кына киметергә кирәк.

Барлык яңалыклар