Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.02.2023, 17:06

Татарстанда төнге сәгатьләрдә -27 градуска кадәр салкыннар көтелә

Атна дәвамында югары атмосфера басымы фаразлана.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы февраль). Синоптиклар фаразлавынча, 7 нче февральдә Казанда аязучан болытлы булачак. Төньяк-көнчыгыштан, төньяктан салмак җил көтелә. Төнлә һәм иртә белән шәһәрдә бераз кар, томан булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы -11-13 градус салкын, аязганда -17 градуска кадәр җитәчәк.

Иртәгә көндез Казанда явым-төшем көтелми. Термометр баганалары 9-11 градус салкын күрсәтәчәк. Юлларда бозлавык. Тулаем республика буенча синоптиклар урыны белән бераз кар фаразлый. Салмак җил һәм һаваның югары дымлылыгы нәтиҗәсендә томан һәм бәс төшүе мөмкин. Төнлә һәм иртән 11-16 градус салкын, аязганда 17-22 градус салкын көтелә. Көндез һава температурасы -8 градустан -13 градуска кадәр булачак.

Чәршәмбе, 8 нче февральдә, төбәктә антициклональ кыр йогынтысында явым-төшемсез салкын һава торышы булачак. Аерым районнарда томан булырга мөмкин. Төнлә һәм иртә белән аязганда температура -17-22 градуска, урыны белән -27 градуска кадәр төшәчәк. Көндез термометр баганалары -8-13 градуска кадәр күрсәтәчәк.

9 нчы февральдә Татарстан төньяк циклон атмосфера фронты зонасында булачак. Төнлә һәм иртән кар явачак, ә көндез явым-төшем аерым районнарда гына көтелә. Төнлә һава температурасы 9-14 градус салкын, көньяк районнарда -18 градуска кадәр булачак. Көндез температура 3-8 градус салкын тәшкил итәчәк.

ТР Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразлары буенча, атна ахырына республика антициклон йогынтысында булачак – явым-төшемсез диярлек. Һава температурасы төнлә 10-15 градус салкын, көндез – -3-9 градус. Шимбә көнне төнлә аязганда -19 градуска кадәр җитәчәк.

Атмосфера басымы атна дәвамында күтәреләчәк, чәршәмбе көнне иң югары булачак – терекөмеш баганасының 770 мм тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Барлык яңалыклар