Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.06.2020, 17:04

Татарстанда урамда битлек киеп йөрү гамәлдән чыгарыла

Тиешле карар ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзасы куелган документта бастырылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июнь). 8-нче июньнән Татарстанда битлекләрне урамда мәҗбүри киеп йөрү гамәлдән чыгарыла. Индивидуаль саклау чаралары - битлек һәм перчаткалар элеккечә кибетләрдә, транспортта һәм таксида киелергә тиеш. Тиешле карар ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзасы куелган документта бастырылган.

Документ нигезендә, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор алдан хәбәр иткән очракта гражданнарны республика шифаханәсенә кабул итә һәм урнаштыра башлый ала. Балалар шифаханә-савыктыру лагерьлары искәрмә булып тора, алар элеккечә үк санитар-эпидемиологик вәзгыять яхшырганчы ябык булып калачак.

Моның белән беррәттән ваклап сату объектларының эш режимы буенча элек кертелгән чикләү бетерелә (22.00-дән 6.00 сәгатькә кадәр), ягъни хәзер кибетләр тәүлек буе эшли ала.

Моннан тыш, 11-нче июньнән җәмәгать туклануы стационар учреждениеләрендә - кафе һәм рестораннарда җәйге верандалар эшен яңарта ала.

15-нче июньнән күпфункцияле үзәк офисларында гражданнарны кабул итү режимы үзгәрә. Хәзер аларга алдан язылырга кирәк булмаячак. Әмма элеккечә социаль дистанцияне үтәргә кирәк - һәр кешегә, шул исәптән хезмәткәрләрне дә кертеп, бина мәйданының 4 кв. метрыннан да ким булмаган өлеше туры килергә тиеш, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.
Барлык яңалыклар