Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.12.2024, 11:04

Татарстанда пилотсыз очкычлар һөҗүме аркасында барлык массакүләм чараларны гамәлдән чыгардылар

Илсур Метшин эвакуацияләнгән кешеләрне урнаштырырга, аларны җылы әйберләр һәм туклану белән тәэмин итәргә кушты

Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча бу ялларда Татарстанда пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме аркасында барлык массакүләм чараларны гамәлдән чыгардылар. Хәзер гадәттән тыш хәл урынында махсус хезмәтләр эшли, халыкка барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә.

Россия Оборона министрлыгы хәбәрләренә караганда, бүген 7:50 сәгатьтә Казанның Совет, Киров һәм Идел буе районнары йортларында дроннар очып килү сәбәпле янгын чыккан. Шәһәр мэры Илсур Метшин халыкны эвакуацияләргә, аларны җылы әйберләр һәм туклану белән тәэмин итәргә кушты.

Кайбер мәктәпләрдә шулай ук эвакуация узган – балаларны подвалларга төшергәннәр. Тиешле күрсәтмәләрне бирмичә, аларны сыену урыннарыннан җибәрмәячәкләр. Ата-аналарны хәзер укучыларны белем бирү йортларыннан куркынычсызлык максатларында алырга кирәкми дип кисәтәләр. Кирәк булганда халыкка телефон аша мәктәп хезмәткәрләре хәбәр итәчәк.

Һәлакәт урынына ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан премьер-министры Алексей Песошин, Илсур Метшин һәм шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров килгән.

Шәһәрдә хәбәр итү сигналлары булырга мөмкин. Бу очракта яшәүчеләрне тынычлык сакларга, киенергә һәм биек йортның аскы катларына яки подваллар ягына төшәргә, шартлаулар ишетелгән һәм ММЧ хәбәрләре буенча дроннар очуы теркәлгән урынга чыкмаска сорыйлар. Шулай ук социаль челтәрләрдә урында ориентлашырга мөмкинлек бирә торган кадрларны бастырып чыгарырга кирәкми.

Мәгълүмат яңартыла.
Барлык яңалыклар