Республикада коллектив иммунитет дәрәҗәсе 80% тан артып китте.
Фото: Марат Мөгыйнов
Искәртеп узабыз, элегрәк Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина Татарстанда 2,4 млн нан артык кеше вакцинацияләнде, бу – халык санының 81,24% ы, дип белдергән иде.
Татарстанда 2021 елның 11 нче октябреннән мәҗбүри вакцинация кертелде. Аны 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк кешеләр, медицина, санатор-сәламәтләндерү, мәгариф оешмалары, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре, төрле тармак предприятиеләре хезмәткәрләре узарга тиеш иде. Шул ук вакытта вакцинаның беренче компонентын алмаган кешеләр – 9 нчы ноябрьдән эштән, ә коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация курсын алмаучылар 7 нче декабрьдән хезмәт вазыйфаларын үтәүдән читләштерелде.