1-нче октябрьдән шулай ук ондатра, су полевкасы, кондыз, селәүсән ауларга мөмкин булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь). 1-нче октябрьдә Татарстанда барлык яшь төркемнәренә караган кыр кәҗәләренә һәм пошиларга ау сезоны ачыла. Ул 31-нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Шулай ук 1-нче октябрьдә ондатра, су полевкасы, кондыз, селәүсен һәм ласкага ау башлана, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты.
Шулай ук ведомствода республика территориясендә актуаль ау вакыты белән махсус аучы календаренда танышырга мөмкин, дип искә төшерәләр.
Моннан тыш, Татарстанның күп функцияле үзәгендә көзге-кышкы сезонда кыйммәтле мехлы хайваннарны һәм киек кошларны аулауга рөхсәтнамә алырга мөмкин.