В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халыкның сорауларына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәт күрсәтүдә һәм товарлар сатуда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия ачты. Акция 15-нче мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көненә туры китерелгән.
Республика халкыннан шалтыратулар 25-нче мартка кадәр +7(917)224-87-94 һәм +7(843)221-90-16 телефоннары буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр төшке ашка бүленеп, кабул ителә. Барлык килгән сораулар буенча белгечләр аңлатма бирәчәкләр, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.