В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шалтыратулар 28-нче апрельгә кадәр, 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (843) 272-80-33 телефоны буенча кабул ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы апрель). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җәмәгать туклануы предприятиеләрендә хезмәт күрсәтү сыйфаты мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә. Барлык кызыксындырган сораулар белән 8-800-555-49-43 телефонына шалтыратырга мөмкин.
Татарстан халкы сорауларына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсенең туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге белгечләре җавап бирәчәк. Шалтыратулар 28-нче апрельгә кадәр, 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (843) 272-80-33 телефоны буенча кабул ителә.